(, ) — 1944 елда колхоз-совхоз театры буларак ачыла, 1951 дән драма театры, 1985 кә кадәр күчмә театр.
Тарих 1944 елның 3 февралендә Әлмәт район башкарма комитеты Әлмәттә театр булдыру турында карар чыгара. Бу карар нигезендә Татарстан Министрлар Советы шул елның 20 нче мартында Әлмәт профессиональ театрын оештыра.
Баштагы чорда мәдәният йортында урнаша, 1973 тә театрга яңа спектакльләр әзерләү өчен аерым эш бинасы бирелә, 1985 тә мәдәният йорты бинасы театр өчен үзгәртеп җиһазландырыла.
Труппа Казан театр училищесын тәмамлаучылардан һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылардан оеша. 1950 елларда труппага шул вакытта ябылган Мамадыш һәм Буа татар театрларыннан һәм Башкортстан АССРдан кайбер актёрлар да килеп кушыла. Алар арасында К. Еникиев, Н. Кимова, Х. Маннурова, Н. Дәүләтшина, Х. Рамазанов, Г. Хәбибов, Т. Җаббарова була. Режиссёр Ә. Галиев тарафыннан куелган беренче спектакльләр - «Кайту» (Р. Ишморат, 1944), «Миңлекамал» (М. Әмир, 1945) репертуарның нигезен тәшкил итә, яңа коллективның иҗат мөмкинлекләрен күрсәтә. Республиканың нефть районнары эшчәннәренә хезмәт күрсәтү максатында оештырылган театр репертуар кытлыгы кичерә, «производство» темасына язылган пьесалар эзләргә мәҗбүр була.
1954-58 дә театрның баш режиссёры булып Сәет Булатов эшли. Аның тарафыннан Ш. Камал («Томан арты», 1955), С. Кальметов («Соңгы очрашу», 1955; «Ышанычлы юлдаш», 1956), М. Хәсәнов («Нурихан», 1955; «Рамай», 1957), Ф. Бурнаш («Яшь йөрәкләр», 1957) пьесалары буенча куелган спектакльләр актёрлар өчен җитди иҗат мәктәбенә әверелә.
Театрны 1963-66 да җитәкләгән Г. Йосыпов коллективны профессиональ кадрлар белән тәэмин итүгә, актёрлык осталыгын үстерүгә зур өлеш кертә. Ул эшләгәндә театрда студия оештырыла. Аны тәмамлаган К. Вәлиев, Д. Кузаева, Л. Солтанова, А. Мусина, Җ. Исмәгыйлев, Р. Ихсанов соңыннан театрның әйдәп баручы актёрлары булып танылалар. Театр репертуарында драматурглар Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, Т. Миңнуллин, Ш. Хөсәенов пьесалары куела башлый, режиссёрлар тәрбияләнә, коллективның әхлакый-эстетик позициясе билгеләнә.
1969-72, 1975-83 тә театрны Г. Хөсәенов җитәкли. Аның тарафыннан куелган Т. Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» өчен (1978), драматург, режиссёр Г. Хөсәенов, төп рольне башкаручы Дамирә Кузаева 1979 елда ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булалар. Театр репертуары драматурглар Ф. Садриев, Ю. Сафиуллин, Р. Хәмид, Р. Мингалим пьесалары белән баетыла.
Бүләкләре «Балакаем» спектаклен сәхнәгә куйган өчен театрның иҗат коллективы Муса Җәлил премиясенә лаек була (2011). «Тантана» премиясе лауреаты. 2025 ― (Россия) ― мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өченУказ Президента Российской Федерации от 03.03.2025 № 112/ Официальное опубликование правовых актов
Шәхесләр
Директорлар 1963-1966 елларда ― Гата Йосыпов 1983―1989 елларда ― Рөстәм Абдуллаев 1987―1995 елларда ― Рамил Вәлиуллин (1939―1995), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәреСарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин), 1 нче китап: Чаллы, 2000, 38 бит., 1995―2002 елларда ― Тамара Халитова (1947―2022), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2002―2004 елларда ― Фәрит Шиһапов, ТР халык артисты 2005 елдан — Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева Альметьевский драматический театр. kino-teatr.ru.
Баш режиссерлар 2024 елның июнь аеннанРузилә Мөхәммәтова. Сәрдәр Тагировский Әлмәт театрында баш режиссер булып эшли башлады. Татар-информ, 20.06.2024 ― Сәрдәр Тагировский (Сәрдәр Таһир улы Абдуллин)Рузилә Мөхәммәтова. Сардар Тагировский: «Румыния венгрларын татар язмышына охшаттым – мин аларны аңлыйм». Интертат, 25.09.2021Рузилә Мөхәммәтова. Венгриядән татар режиссеры Сәрдәр Тагировский Əлмәт театрында баш режиссер булачак. Татар-информ, 5.12.2023.
Труппа Театр труппасында ТРның халык, РФнең атказанган артисты К. Вәлиев, ТРның халык, Башкортстанның атказанган артистлары Ф. Зарипов, Р. Салихова, ТРның халык артисты Л. Солтанова, ТРның атказанган артистлары Р. Минханов, С. Минханова, Р. Таһиров, Р. Фәйзуллина, Х. Фәйзуллин, И. Мөхәммәтов, Д. Әбүнәгыймова, Н. Исмәгыйлева, Н. Нәҗипова, артистлар А. Харисова, Н. Галләмов, Ф. Сибгатуллин, З. Халикова, Ф. Бикморатова, Зөлфия Газизова, Римма Гайсина, Сиринә Мифтахова, Диләрә Фазлыева, Энҗе Сәйфетдинова, Гөлнара Кәшипова, Гөлназ Йосыпова, Алсу Сибгатуллина һ.б. эшли; төрле елларда баш режиссёрлар: З. Туишева, К. Вәлиев; 2005 тән - Г. Каюмов.
Танылган хезмәткәрләр (автоматик исемлек)
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1954 1958 Сәет Булатов 1898-05-23 Сембер Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС 1970-07-16 1956 No/unknown value Гали Ильясов 1900-03-09 Әстерхан Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС 1970-09-13 1971 1990 Люция Абдуллаева 1944-10-08 Әстерхан Рәис Нәгыймов 1946-01-02 Күҗәкә Минзәлә педагогика көллиятеФ.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте 2012-11-25 1973 1989 Рөстәм Абдуллаев 1946-08-07 Әстерхан Россия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институтыШәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе 1966 1985 Дамирә Кузаева 1948-05-16 Төнгүк Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе 1993-12-20 1969 Роза Салихова 1948-10-20 Усы Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте 1978 1987 Гөлүсә Гайнетдинова 1952-06-03 Габдрахман Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан дәүләт мәдәният институты Символ Гайнетдинов 1955-03-26 Яңа Кабан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан дәүләт мәдәният институты 1981 1984 Рәдиф Сәгъди 1957-07-17 Казан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан (Идел буе) федераль университеты Гафур Каюмов 1959-03-02 Яңа Сәрдә Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИСNational Academy of Arts 2018-07-27 Раушания Юкачева 1959-02-18 Күн Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумыШәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан дәүләт мәдәният институты Raushaniya Yukachyova 2022-07-17 2005 Фәридә Исмәгыйлева 1959-01-01 Карамалы (Азнакай районы) Казан (Идел буе) федераль университетыТатарстан Республикасы мәгарифен үстерү институтыХезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясеРоссия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты Булат Насыйхов 1960-11-02 Лениногорск Россия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институтыКазан сынлы сәнгать укуханәсе 1987 1989 Рөстәм Галиев 1960-08-27 Киекле Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеМәскәү дәүләт мәдәният институты Зөлфия Газизова 1969-10-19 Каршы Римма Гайсина 1969-10-191971-05-09 Зәй районы Гөлнара Кәшипова 1973-05-16 Әлмәт районы Булат Ибраһимов 1975-12-12 Актаныш Яр Чаллы сәнгать көллиятеРоссия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты Мәдинә Гайнуллина 1979-09-23 Казан Казан дәүләт мәдәният институты 2011 Динар Хөснетдинов 1990-05-18 Чаллы Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеМулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия (Яр Чаллы) 2011 Раушан Мөхәммәтҗанов 1991-07-29 Yar ÇallıЧаллы Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан дәүләт мәдәният институты Сиринә Мифтахова 1992-03-08 Балык Бистәсе районы Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе 2013 2015 Алинә Мөдәрисова 1993-12-30 Уфа Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе Алсу Сибгатуллина 1993-03-06 Казан Казан дәүләт мәдәният институты Диләрә Фазлыева 1993-03-29 Казан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе Энҗе Сәйфетдинова 1996-06-30 Алексеевск районы Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе Гөлназ Йосыпова 1997-08-07 Әтнә районы Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
Искәрмәләр
Әдәбият Татар совет театры. Казан, 1975; Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театры. 50 ел. Әлмәт, 1994; Гыймранова Д. Әлмәт драма театрына 60 яшь // Сәхнә. 2004. № 5; Гыймранова Д. Сценическая жизнь Альметьевска // Әлмәт-Альметьевск. Казань, 2003.
Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
Сылтамалар
Театрның рәсми интернет-сәхифәсе Әлмәт театры тарихы ФОТОларда
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:1944 елда нигезләнгән театрлар Төркем:Татар театрлары Төркем:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:«Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән оешмалар