Татнетны үстерү фонды — Мәгълүмат технологияләренең һәм интернет челтәренең татар телендәге өлешен үстерүгә юнәлтелгән интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү фонды.

Татнетны үстерү фонды 2013 елның 27 мартында нигезләнә.

Фондның оештыручысы һәм башкаручы директоры булып Гатауллин Раил Мәүлет улы тора.Татнетны үстерү фондының рәсми сәхифәсе. Фонд турында.

Татнетны үстерү фондының «Белем җәүһәрләре», «Яшь татнетчылар», «Әдәби җәүһәрләр» чаралары һәм «Авылым гүзәллеге», «ФӘНДЕМИЯ», «Әдәби марафон», «Сәламәт иртә» проектлары билгеле. Фонд даими рәвештә татарча симпозиумнар, конференцияләр, конкурслар, семинарлар, вебинарлар һәм башка чаралар оештырып тора.

2022 елның 26 августыннан эшләүче «Белем радиосы» ― билингваль белем бирү һәм мәдәни-агарту балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы ― Татнетны үстерү фонды заявкасы буенча РФ Президенты каршындагы Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән (грант) тормышка ашырылучы социаль проект.Образовательное и культурно-просветительское интернет-радио "Радио Белем" - "Белем радиосы". Проекты

Искәрмәләр

Сылтамалар

Татнетны үстерү фондының ВКонтакте социаль челтәрендә рәсми сәхифәсе.

Шулай ук карагыз

Төркем:Татар интернеты