Ким Мөгаллим улы Миңнуллин - әдәбият белгече, фольклорчы, филология фәннәре докторы (2002).

1985 елда Казан университетын тәмамлый. 1988-96 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында; 1996-2006 елларда ТР МК Аппаратында; 1999 дан ТР халыклары телләрен үстерү буенча бүлек мөдире, берүк вакытта, 1996 дан «Татарстан Республикасы халыклары телләре» исемле ТР Законын гамәлгә кертү комитеты сәркәтибе; 2006―2024 елларда ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорыРузилә Мөхәммәтова. Ким Миңнуллин Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры вазифасыннан китә. Татар-информ, 28.06.2024.

Хезмәтләре Хезмәтләре фольклористика (татар җыр поэзиясе тарихы һәм теориясе), социолингвистикага (ТРда тел сәясәте мәсьәләләре) карый.

Шигърият һәм җыр. К., 1998; Басма сүз һәм татар җырлары. К., 2000; Современные этнокультурные процессы в молодёжной среде Татарстана: Язык, религия, этничность. К., 2000 (соавт.). Әд.: Казанский университет (1804-2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т.2. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2022 ― Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университеты татар теле һәм әдәбияты кафедрасының шәрәфле профессорыШәрәфле профессорлар. // Казан утлары, 2022, № 7, 191нче бит.

Искәрмәләр

Чыганаклар Татар энциклопедиясе.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Фольклорчылар Төркем:Татар язучылары Төркем:Әдәби тәнкыйтьчеләр