Кастель дель Монте (итальянчадан "Тау сарае"; бари диалектында: Castídde d'u Monte) — көньяк-көнчыгыш Италиянең Пулия өлкәсендә Андрия калкулыгында урнашкан XIII гасыр сарае. 1240-нчы елларда әнисе Констанзадан Хаутвиллдагы җирләрне мирас итеп алган император Фредерик II тарафыннан төзелгән. XVIII гасырда эчке мәрмәр һәм сарайнын калган җиһазлары чыгарылган. Аның тирәсендә сазлык яки күпер булмау сарайнын җирләрне саклау өчен төзелмәгәнен күрмәтә. Ләкин, археологик тикшерүләр күрсәткәнчә, залның пәрдә дивары булган.
Италия энциклопедиясе тарафыннан "Фредерик II төзегән иң матур сарай" исеменә лаек бу бина Бөтендөнья мирасы объекты буларак сакланыла. Кастель дель Монте шулай ук бер итальян еврода сүрәтләнгән.
Искәрмәләр
Чыганаклар Hindley, Geoffrey (1968), Castles of Europe, Great Buildings of the World, Feltham, Middlesex, England: Paul Hamlyn, s. 149, ISBN 978-0-600-01635-9
Төркем:Итальядагы Бөтендөнья мирасы