«Саф» радиосы, САФ (Сабыйларыбыз өчен Ана телендә Файдалы дус) ― балалар өчен Интернет киңлегендә татар телендә эшләүче беренче радио. 2022 елның 1 июненнән сынау режимында старт алган радио тәүлек буе эшли.

Оештыручылар Проектның җитәкчесе ― Марат Галимов. Баш мөхәррир ― филология фәннәре кандидаты Алсу ГалимоваАйзирә Имамова. Яңа радио - "Саф радио". «Шәһри Чаллы», 16.06.2022.

Радионың әдәби мөхәррире ― Гөлназ Дениз-Гарипова. Радионың музыкаль мөхәррире ― Чулпан Яркәева. Телеграм-каналны алып баручы ― Айгөл Хамматова, Рамилә Гайнетдин, Энже Ногманова. Радионың логотибы авторы ― Назыйм ИсмәгыйлевБалалар өчен татар телендә «Саф» интернет-радиосы ачылды. «Көмеш кыңгырау», 16.06.2022.

Тарих 2022 елның 1 июненнән сынау режимында старт алган радио, тәүлек буе эшли.

Максаты Ана теле татар теле булган, татарча өйрәнергә теләгән балаларга сыйфатлы контент булдыру. Балаларга, яшүсмерләргә сыйфатлы әдәби-музыкаль-тәрбияви мәгънәле контент тыңлатуЛилия Йосыпова. «“Саф” радиосын бөтен дөнья буйлап тыңлыйлар». «Ирек мәйданы», 11.08.2022, 12нче бит.

Эчтәлек Радиода җыр-моң белән әдәби өлеш үрелеп бара. Һәр көн «Җырлы иртә» белән башлана. Биредә җырлар әниләр яки балалар укыган уяту шигырьләре һәм «Гаҗәпме? Гаҗәп» сәхифәсе белән чиратлаша. «Хикәяле иртә»дә язучыларның балалар өчен язган кыска хикәяләре һәм «Белмәмеш» сәхифәсенең кызыклы табышмаклары яңгырый. Татар халык мәкальләрен дә ишетергә мөмкин. «Шигырьле иртә»дә балалар яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укый, «Шигъри әкияткә – кунакка» бүлеге үз эченә кызыклы шигъри әкиятләрне ала. «Радиотамаша»да эчтәлекле һәм кызыклы әкият-спектакльләр тәкъдим ителә. «Шигырьле кич» сәхифәсендә һәр көнне 17.45 тә «Озын хикәя» сәгатендә танылган татар язучыларының хикәяләрен тыңларга мөмкин. «Әкият төенчеге», нәниләрнең йокы сәгате якынлашкач, «Бәлли-бәү» сәхифәсе бара. Радиода Татарстан китап нәшрияты яздырган әдәби әсәр язмалары кулланыла.

Искәрмәләр

Әдәбият Лилия Йосыпова. «“Саф” радиосын бөтен дөнья буйлап тыңлыйлар». «Ирек мәйданы», 11.08.2022, 12нче бит.

Сылтамалар Интернетта радионың сайты: Саф балалар радиосы | saf-radio.ru Радионың Телеграм-каналы: t.me/safradio

Төркем:Татар телендә эшләүче радиостанцияләр Төркем:Балалар радиосы