Готһолд Вайль, шулай ук Готтхольд Вайль Татар текстлары. «Безнең мирас», 26.08.2016 (, , 1883 елның 13 мае, Алмания, Берлин ― 1960 елның 25 апреле, Израиль, Иерусалим) – алман-израиль шәрык белгече, филолог һәм китапханәче, Франкфурт университетының филология профессоры, Иерусалимда яһүд университетының Көнчыгыш бүлегенә нигез салучы. 1916 елның февраленнән гарәп имласында татарча язылган хатларның цензоры. «Татар текстлары» җыентыгы (Берлин, 1930) авторы Weil, Gotthold. Encyclopedia.com.
Тәрҗемәи хәле 1883 елның 13 маенда Берлинда туган. Алмания башкаласындагы Ирекле университетны тәмамлаган.
1914 елдан Берлинның Ирекле университетында китапханәче, тюркология буенча семинарлар алып баручы. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсир төшкән татарларның гарәп имласында татарча язылган хатларының цензоры (ярдәмчесе Берлин университеты стоматология бүлеге студенты Бәдри Кәмалетдин улы Сәйфелмөлеков).
1918 елдан Пруссия Милли китапханәсенең Шәрык бүлеген җитәкли. 1931-1934 елларда – Франкфурт шәһәрендәге Гёте университетында шәрык фәннәре профессоры, Берлинның Яһүди институтында укыта.
1933 елда хакимияткә килгән национал-социалистлар Готһолд Вайльне, яһүд булган өчен, мәҗбүриләп, эшеннән азат итәләр.
Фәләстыйнда 1935 елда Фәләстыйнга күчә һәм 1948 елга кадәр Иерусалим шәһәрендәге Яһүди университетында Милли китапханәнең җитәкчесе булып тора. 1960 елның 25 апрелендә Иерусалимда вафат.
Татар текстлары Готһолд Вайль Аурупа галимнәре арасыннан беренчеләрдән булып татар теленә, фольклорына, музыкасына игътибар иткәнИскәндәр Гыйләҗев. Мөселман хәрби әсирләренең хатлары. Казан утлары, 2014, № 6, 154-169нчы бит..
1923 елда Берлинда нәшер ителгән «Чит халыклар арасында» дигән җыентыкның «Татарлар» мәкаләсен Готһолд Вайль язган.
Беренче бөтендөнья сугышында Алманиядәге ике лагерьда (Вюнсдорф, Ван) айлар буе әсирләр белән аралашып, аларны сөйләткән һәм җырлаткан, ишеткәннәрен язып барган, аларны пластинкага яздырып, Пруссия Милли китапханәсе фондларына тапшыра. 1930 елда Берлинда җыр, фольклор текстлары, мәкальләр, табышмаклар, төрле сүз үрнәкләрен эченә алган «Tatarische Texte» (Татар текстлары) дигән җыентык бастырып чыгара (2009 елда Казанда яңадан басылган).
Җыентык өч бүлектән тора: җырлар, чәчмә язмалар һәм грамматик язмалар. Автор татар текстларын тулысынча транскрипцияли, аларны оригинал телнең аваз үзенчәлекләрен мөмкин кадәр якын чагылдырырлык итеп, латин имласында, татарча (гарәп имласында) һәм алманчага тәрҗемәдә урнаштыра. Галим һәр текстны тәфсилле искәрмәләр белән ныгыта, катлаулы фонетик әйләнмәләргә, географик атамаларга, этнографик күренешләргә аңлатма бирә.
Кайбер хезмәтләре Die Behandlung des Hamza-Alif im Arabischen: besonders nach der Lehre von az-Zamaḫšarî und Ibn al-Anbârî (Strassburg, 1904) Die ersten Drucke der Türken / von Gotthold Weil ;herausgegeben von Paul Schwenke (Leipzig, [1907?]) Abu'l-Barakat ibn Al-Anbari (Leiden, 1913) Die grammatischen Schulen von Kufa und Basra, zugleich Einleitung zu der Ausgabe des Kitab al-Insaf Vonibn al-Anbari (Leiden, 1913) Grammatik der Osmanisch-Tuerkischen Sprache (Berlin, 1917) Gramatik der osmanisch-turkischen Sprache, Gotthold Weil Aus einem Briefe John Lockes (Berlin, [1925-1926?]) Arabische Verse über das Ausleihen von Büchern [1927?] Die Königslose: J. G. Wetzsteins freie Nachdichtung eines arabischen Losbuches [Kur’at al-mulük] / überarbeitet und eingeleitet von Gotthold Weil (Berlin, 1929) Arabischer Text (Berlin, 1929) Tatarische Texte (Berlin, 1930) Über die Lebensdauer: ein unediertes Responsum / Maimonides; hrsg., übersetzt und herausgegeben, übersetzt und erklärt von Gotthold Weil (Basel, 1953) Grundriss und System der altarabischen Metren (Wiesbaden, 1958) Моны да карагыз Аһ син, заман (җыр) Искәрмәләр
Сылтамалар
Татар текстлары. «Безнең мирас», 26.08.2016 Utz Maas. Weil, Gotthold (Eliakim). In: Verfolgung und Auswanderung deutschsprachiger Sprachforscher 1933–1945. Verfolgte deutschsprachige Sprachforscher, ein Projekt des Zentrum für Literatur- und Kulturforschung|Zentrums für Literatur- und Kulturforschung (ZfL), Berlin, zuletzt aktualisiert am 8. Mai 2018 ГОТТХОЛЬД ВАЙЛЬ КАК ИССЛЕДОВАТЕЛЬ ТАТАР И ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА
Әдәбият Искәндәр Гыйләҗев. Мөселман хәрби әсирләренең хатлары. Казан утлары, 2014, № 6, 154-169нчы бит. // Беренче бөтендөнья сугышында мөселман әсирләре. Казан утлары, 2014, № 2-6. ISSN 0206-4189 Гилязов Искандер. Готтхольд Вайль как исследователь татар и татарского языка. КиберЛенинка Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Алмания шәркыятьчеләре Төркем:Алмания китапханәчеләре Төркем:Израиль китапханәчеләре Төркем:Мөһаҗирләр Төркем:Профессорлар Төркем:Берлинның Ирекле университетын тәмамлаучылар