Муса Мостафа улы Җәлил (, — , ) – татар язучысы, Советлар Берлеге каһарманы.

Биография

Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы еллары

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. 1941 елның ноябрь-декабрь айларында Минзәләдә хәрби-сәяси җитәкчеләр (политруклар) әзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлап, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала. Ленинград фронтында һәм Волхов фронтында «Отвага» фронт газетасында эшли башлый. 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Дәфтәрләр татар гарәп имләсендә һәм "Яңалиф" татар латин әлифбасында язылган. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».

Сугыштан соң совет шагыйре һәм язучысы Константин Симонов ярдәмендә Муса Җәлилнең шигырьләре бастырыла башлый, тәрҗемә ителә, шагыйрьнең батырлыгы бөтен дәүләткә билгеле була.

Иҗат

Хәтер Моны да карагыз: Муса Җәлил һәйкәле Моны да карагыз: Муса Җәлил музее 1960-еллар ахырында илдә беренче буларак, туган авылы Мостафада музеена нигез салына. Муса Җәлил исемен йөртүче урамнар Казанда, Уфада, Мәскәүдә, Киевта, Ташкәнттә, Симәйдә, Җизказганда, Яр Чаллыда, Екатеринбурда, Төмәндә, Бөек Новгордта, Златоустта, Ишембайда, Сорочинскидә, Алабугада, Әчинскидә, Эстәрлетамакта, Әлмәттә, Дүртөйледә, Күмертауда, Ырынбурдә, Тум шәһәрендә. Дәүләкәндә һәм тагын дүрт йөздән артык торак пунктта бар. 1964 елда Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә Муса Җәлил музее нигезләнгән (1992 елдан Хезмәт Даны музее). 1970 елда Минзәлә педагогика училищесындә мемориаль музее ачыла. 2017 елның 13 маенда Әстерханда һәйкәл-бюсты ачылган. 2021 елның 13 октябрендә Екатеринбургта (Орджоникидзе районы, Космонавтлар проспекты, «Халыклар Дуслыгы» скверы) бюсты ачыла. 2022 елның 6 маенда Свердловск өлкәсе Серов шәһәрендә һәйкәле ачылган. 2023 елда Санкт-Петербургның Калинин районындагы 146нчы санлы мәктәбенә Муса Җәлил исеме бирелгән Санкт Петербургта мәктәпкә — Муса Җәлил, скверга Гатаулла Баязитов исеме бирелде. Татар-информ, 17.10.2023. Мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирү башлангычы белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе, мәктәп җитәкчелеге һәм шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге чыккан. Әлеге карарны Санкт-Петербург Топонимика комиссиясе 2023 елның 4 октябрендә раслаган Санкт-Петербургта Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге мәктәп ачылды. Татар-информ, 11.12.2023. 2024 елда Кыргыз Республикасы башкаласы Бишкәк шәһәрендә бюсты ачылган. Муса Җәлил турында совет чорында ике картина төшергәннәр: «Красная ромашка» (Кызыл ромашка), режиссер Лотар Беллаг (ГДР) һәм «Моабитская тетрадь» (Моабит дәфтәре), режиссер . 2024 елда җәлилчеләр турында «Черный лес» (Кара урман) фильмын төшерү тәмамланган (режиссер Радик Кудояров, Муса Җәлил ролендә Зөлфәт Закиров, Тинчурин театры актеры)Гульназ Данилова. Режиссер Радик Кудояров снял картину «Черный лес» о Мусе Джалиле. Российская газета, 03.07.2024 The_Black_Forest_TRAILER__ENG on Vimeo (трейлер). 2025 елда Биектау районы Ташлы Кавал авыл җирлегендә «Моабит дәфтәре» скульптура-композициясе ачылган (композиция шушы авылда туып-үскән эшмәкәр, иганәче Рифат Исламов һәм аның абыйсы, эретеп ябыштыру остасы Ринат Гыйбадуллин тарафыннан булдырылган) Биектау районы Ташлы Кавал авылында «Моабит дәфтәре» скульптура-композициясе ачылды. Татар-информ, 10.05.2025. 2025 елда Санкт-Петербургның Калинин районында, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 146нчы мәктәптә бюсты ачылган (скульптор В. З. Абдуллина) В Калининском районе Санкт-Петербурга торжественно открыли бюст Герою Советского Союза Мусе Джалилю. Постоянное представительство Республики Татарстан в городе Санкт-Петербурге и Ленинградской области, 25.09.2025. 2026 елда Бишкәктә (Кыргызстан) 29нчы мәктәпкә (Максим Горький урамы, 144) Муса Җәлил исеме бирелгән В Бишкеке школе №29 присвоили имя Героя СССР Мусы Джалиля. Sputnik Кыргызстан, 22.02.2026 һәм герой шагыйрьгә истәлек тактасы ачылган Кыргызстанда каһарман шагыйребезне зурладылар. БТК, 22.02.2026. 2026 елда Казанда Муса Җәлил шигырьләреннән торган «Алтын кояш нурларында» исемле икетомлык нәшер ителгән. Җыентык Татарстан композиторларының вокаль һәм хор өчен язылган әсәрләреннән төзелгән Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан икетомлык басылды. Татар-информ, 4.04.2026.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Муса Җәлил әсәрләре Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» теле: интернет-сүзлек Муса Җәлил. Шигырьләр

Шулай ук карагыз

Моабит дәфтәре Моабит төрмәсендә (М. Җәлил, Р. Яхин) Җәлилчеләр Хәдичә Җәлил Муса Җәлилгә һәйкәлләр Муса Җәлил хөрмәтенә аталган объектлар

Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Җәлилчеләр Төркем:ССРБ шагыйрьләре Төркем:XX гасыр шагыйрьләре Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Ырынбур өлкәсе Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Җәзаланган язучылар Төркем:Мәдрәсә тәмамлаучылар Төркем:Муса Җәлил