Алтайча яки алтай теле — Себер телләре төркеменә караган төрки тел. Россиядәге Алтай Республикасының рәсми теле. Алтай теле 1948 елга кадәр ойрот теле (ойротча) дип аталган. Россиянең 2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, алтай телендә якынча 55,000 кеше сөйләшә.

Телнең ике диалекты бар, төньяк алтай телендә Алтай краенда, ә көньяк алтай телендә Алтай Республикасында сөйләшәләр, ләкин бу ике диалект авыр аңлашыла.Raymond G. Gordon Jr., ed. 2005. Ethnologue: Languages of the World. 15th edition. Dallas: Summer Institute of Linguistics. Кирилл алфавитында язылган телнең стандарт формасы көньяк алтайчага нигезләнгән, ә 2006 елда төньяк алтай язуы өчен дә кирилл алфавитына нигезләнгән система эшләнелә.

Классификация Алтайчада Алтай таулары белән уратып алынган җирдә сөйләшәләр һәм шор һәм хакас телләренә географик якынлыгы аркасында, бергә төрки телләрнең Төньяк (яки Себер) төркемчәсе булып саналалар. Алтай теле бу төркемгә кыпчак төркемендәге кыргыз теленә якын характеристикалары булганга кертелгән.

Искәрмәләр

Сылтамалар Türkiye'de Altay Türkçesi üzerine yapılmış olan lisansüstü tezleri Altayca ve Türkçenin karşılaştırılmalı ses ve şekil bilgisi Altay alfabesi Altayca deyişler Rusça–Altayca Online Sözlük

Төркем:Кытай телләре Төркем:Монголия телләре Төркем:Россия телләре Төркем:Алтай Республикасы