Токио дәүләт музее (япон телендә:東京国立博物館, транскрипциясе: То:кё: кокурицу хакубуцукан) — Япониянең иң борынгы һәм иң зур музее. Токио каласының Уэно паркы биләмәсендә урнашкан. Якынча 100 мең квадрат метр мәйданда биш корпус урнашкан: Төп, Көнчыгыш, Церемониаль, Хэйсэй һәм Хорю-дзи гыйбадәтханәләр хәзинәләре. Дәүләт музее мәһабәт мәдәни үзәк булып тора.
Музей корпуслары
— Дәүләт музееның төп күргәзмә галереясы, 1938 елда ачылган. Архитекторы — Дзюн Ватанабэ. Монда сынлы һәм кулланма сәнгать әсәрләре, тарихи һәм этнографик материаллар, япон мәдәниятенең үсеш юлларын күзәтергә мөмкинлек биргән һәм аның хас үзенчәлекләре турында мәгълүмат биргән япон мәдәни кыйммәтләре тупланган.
. 1909 елда ачылган. Архитекторы — Такума Катаяма. Церемониаль корпус бүгенге көндә музей чикләрендә мәгърифәтчелек үзәге буларак файдаланыла, аның бинасы Мэйдзи дәверенең (1867—1912) көнбатыш стилендә күренекле архитектура үрнәге булып тора. Анда төрле гыйльми җәмгыятьләр эшли, семинарлар уздырыла.
. 1968 елда ачылган. Архитекторы — Ёсиро Танигути. Көнчыгыш корпусында сынлы һәм кулланма сәнгать әсәрләре, шулай ук, Япониядән тыш, Көнчыгыш төбәгенең бөтен илләренән археологик табылдыклар куелган, анда һәр ил мәдәниятенең үзенчәлекләре белән танышырга һәм Япония белән мәдәни бәйләнешләрне күзәтергә мөмкин.
һәм . 1999 елда ачылганнар.
Музейның барлыкка килү тарихы Барысы да 1872 елда Токионың Юсима-сэйдо гыйбадәтханәсенең Тайсэйдэн бинасында узган күргәзмәдән башлана, алар арасында — император гаиләсенең шәхси әйберләреннән башлап сарайның хәзинәсеннән һәм борынгы җиһазларыннан алып, илнең табигый байлыкларын, аның флорасын һәм фаунасын күрсәткән экспозицияләр һәм табигый азык-төлек өлгеләренә кадәр төрле мәдәни мирас үрнәкләре була. Күргәзмә зур уңыш казанган, анда тулаем алганда йөз илле меңләп кеше катнаша. Күргәзмә ил тормышында дәүләт абруйны күтәрү күзлегеннән генә түгел, башкалар өчен дә әһәмиятле вакыйгага әверелгән. Ул илнең табигатен, аның тарихын яңача, гомумиләштереп күрергә мөмкинлек биргән, уникаль табигать байлыкларын яклау, бөтен кешелекнең байлыгы булып торган мәдәни йолаларны һәм мирасны саклау кирәклеге турында мәсьәлә куйган. Күргәзмәне әзерләү һәм үткәрү өчөн махсус учреждение оештырыла, аны Мәдәният һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы музей дип атыйлар. Ул Токио Дәүләт музееның өлгесенә әверелгән дә инде.
Тупланма Әлеге вакытта Токио Дәүләт музее тупланмасында йөз егерме мең чамасы саклау берәмлеге исәпләнә. Алар арасында сынлы сәнгать, каллиграфия, скульптура кебек төрле сәнгать әсәрләреннән тыш, металлдан изделиеләр, корал, хәрби киемнәр, керамика, лак изделиеләре, тукымалар, архитектура үрнәкләре макетлары гына түгел, археологик табылдыклар, тарихи һәм этнографик материал, бик күп тематик басмалар һәм фотоматериаллар да бар.
Сылтамалар Музей сайты
Төркем:Токио дәүләт музее Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Япония музейлары Төркем:Токио биналары һәм корылмалары