Борис Сергеевич Угаров (1922 елның 6 феврале — 1991 елның 2 августы) — совет рәссамы, график, педагог, сәнгать белеме кандидаты (1954), профессор. ССРБ Сәнгать академиясе президенты (1983—1991). ССРБ Сәнгать академиясе академигы (1978; 1973 елдан әгъза-корреспонденты). ГДР Сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты (1986). ССРБ Халык рәссамы (1982). ССРБ Дәүләт премиясе (1985) һәм Репин исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты (1976).

Тормыш юлы Борис Угаров 1922 елның 6 февралендә Петроградта эшче гаиләдә туа.

Бөек Ватан сугышына үз теләге белән халык берләшмәсенә китә. Аннары артиллерист-наводчик булып хезмәт итә, Ленинград һәм Волхов фронтларында, Карелиядә һәм Ерак Көнчыгышта сугышларда катнаша.

1945 елда демобилизациядән соң И. Е. Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтына укырга керә, Виктор Орешников, Андрей Мыльниковта шөгыльләнә. 1951 елда Игорь Грабарь остаханәсе буенча институтны, рәсем сәнгате рәссамы исемен биреп, тәмамлый. Диплом эше — «Колхоз язы» картинасыЮбилейный Справочник выпускников Санкт-Петербургского академического института живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина Российской Академии художеств. 1915—2005. — Санкт Петербург: «Первоцвет», 2007. — с. 66.. Институтны тәмамлаганнан соң 1951—1954 елларда Александр Герасимов җитәкчелегендә аспирантурада шөгыльләнәБорис Сергеевич Угаров. К 60-летию со дня рождения. Живопись. Графика. — Л: Государственный Русский музей, 1982. — С. 13..

1951 елдан күргәзмәләрдә катнаша. Жанр һәм тарихи картиналар, портретлар, пейзажлар, натюрмортлар иҗат итә. Рәссамның иң танылган әсәрләре арасында «Ленинградка» (1961, Дәүләт Рус музее), «Колхоз. 1929 ел» (1954, Сәнгать академиясе Музее), «Яңарыш» (1980, Дәүләт Рус музее).

1952 елдан И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында укытучы булып эшли башлый. 1977 елдан — институт ректоры. Станок рәсем сәнгате остаханәсе җитәкчесе (1979 елдан), иҗади остаханә җитәкчесе (1987 елдан). Сәнгать белеме кандидаты (1954), профессор (1971).

Аның әсәрләре Дәүләт Рус музеенда, Дәүләт Третьяков галереясында, Россия, Финляндия, Кытай, Япония, Бөекбритания, Франция һәм башка илләрдә музей һәм шәхси җыелышларда саклана.

Зур иҗтимагый эш алып барган. 1952 елда Совет рәссамнарының Ленинград Союзы әгъзасы итеп кабул ителә. 1975 елдан — РСФСР Ленинград Рәссамнар берлеге оешмасы идарәсе рәисе, бу вазыйфаны 1979 елга кадәр башкара.

1978 елдан — ССРБ Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы. 1983 елда ССРБ Сәнгать академиясе Президенты итеп сайлана. Бу вазыйфаны 1991 елга кадәр башкара.

Австриянең сынлы сәнгать эшлеклеләре җәмгыятенең мактаулы әгъзасы (1983), Рерихлар Совет фонды бюросы әгъзасы (1989—1991).

1983 елдан КПСС әгъзасы. КПССның XXVII съезды делегаты. 11 чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты.

1991 елның 2 августында вафат була. Санкт-Петербургта Волков зиратының Литераторских мостки да җирләнгән.

Кызы — Татьяна БушминаВ Музее Академии художеств открылась выставка работ Бориса Угарова.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр

РСФСР атказанган рәссамы (1982) РСФСР Халык рәссамы (1982) ССРБ Халык рәссамы (1982) ССРБ Дәүләт премиясе (1985) — «Яңарыш» картинасы өчен (1980) РСФСР И. Е. Репин исемендәге Дәүләт премиясе (1976) — «Җир өчен, ихтыяр өчен», «Июнь. 1941», «Җир» картиналары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985) Кызыл Йолдыз ордены (1944) «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале (1945) «Японияне җиңгән өчен» медале «Сугышчан казанышлары өчен» медале (1943) «Ленинградны саклаган өчен» медале (1943) «Совет Заполярьесын саклаган өчен» медале (1945) «Ленинградның 250 еллыгы истәлегенә» медале ССРБ Сәнгать академиясенең алтын медале (1971).

Күргәзмәләр

1960 ел (Ленинград): 1960 елгы Ленинград рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе. 1960 ел (Ленинград): Ленинград рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе. 1961 ел (Ленинград): 1961 елгы Ленинград рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе. 1964 ел (Ленинград): Ленинград. Зона күргәзмәсе. 1967 ел (Мәскәү), Совет Россиясе. Өченче Республика сәнгать күргәзмәсе. 1971 ел (Ленинград): Безнең замандаш. 1971 елгы Ленинград рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе каталогы. 1975 ел (Ленинград): Безнең замандаш. Ленинград рәссамнары әсәрләренең зона күргәзмәсе. 1975 ел (Мәскәү): Совет Россиясе. Бишенче Республика күргәзмәсе. 1977 ел (Ленинград): Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган Ленинград рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе. 1978 ел (Ленинград): Ленинград рәссамнары әсәрләренең көзге күргәзмәсе. 1980 ел (Ленинград): Ленинград рәссамнары әсәрләренең зона күргәзмәсе.

Чыганаклар

Коровкевич C. Ярче и глубже показывать новое, передовое. Заметки о весенней выставке работ ленинградских художников // Вечерний Ленинград. — 1954. — 12 июня. Серебряный И. Молодые живописцы // Ленинградский альманах. — Л. : Лениздат, 1954. — Кн. 9. — С. 338—342. Никифоровская И. Итоги большой творческой работы // Вечерний Ленинград. — 1957. — 10 октября. Бродский В. Жизнеутверждающее искусство. // Ленинградская правда. — 1957. — 11 октября. Двести лет Академии художеств СССР. Каталог выставки. — Л. — М. : Искусство, 1958. — С. 174. Выставка произведений ленинградских художников 1960 года. Каталог. — Л. : Художник РСФСР, 1963. — С. 18. Выставка произведений ленинградских художников 1960 года. Каталог. — Л. : Художник РСФСР, 1961. — С. 43. Выставка произведений ленинградских художников 1961 года. Каталог. — Л. : Художник РСФСР, 1964. — С. 41. Герман М. Первые впечатления. Заметки о живописи и графике на осенней выставке // Вечерний Ленинград. — 1961. — 23 сентября. Григорьева Н. Всесоюзная художественная // Ленинградская правда. — 1963. — 26 декабря. Ленинград. Зональная выставка. — Л. : Художник РСФСР, 1965. — С. 57—58. Аникушин М. Солнце на полотнах // Ленинградская правда. — 1964. — 3 ноября. Колесова О. Две тысячи встреч. На выставке «Ленинград» // Ленинградская правда. — 1964. — 4 ноября. Молдавский Д. «Ленинград». На зональных художественных выставках // Литературная Россия. — 1964. — 27 ноября. Никифоровская И. У художников весна // Ленинградская правда. — 1965. — 19 июня. Третья республиканская художественная выставка «Советская Россия». Каталог. — М. : Министерство культуры РСФСР, 1967. — С. 57-58. Аникушин М. О времени и о себе // Вечерний Ленинград. — 1967. — 17 октября. Щеглов Е. Эпоха Ленина в творчестве художников России // Советская культура. — 1970. — 28 февраля. Весенняя выставка произведений ленинградских художников 1971 года. Каталог. — Л. : Художник РСФСР, 1972. — С. 16. Наш современник. Каталог выставки произведений ленинградских художников 1971 года. — Л. : Художник РСФСР, 1972. — С. 22. Колесова О. Широка страна моя … Творческий отчёт ленинградских художников, посвящённый 50-летию образования СССР // Ленинградская правда. — 1972. — 23 сентября. Арбузов Г. С мыслью о родине // Ленинградская правда. — 1972. — 10 октября. Немиро О. Во славу мужества и героизма. Ленинградский живописец Борис Угаров // Искусство. — 1972. — № 11. — С. 17—23. Наш современник. Зональная выставка произведений ленинградских художников 1975 года. Каталог. — Л. : Художник РСФСР, 1980. — С. 26. Яковлева Л. Величие подвига // Вечерний Ленинград. — 1975. — 27 мая. Дмитренко А. Мир современника // Ленинградская правда. — 1975. — 12 октября. Пятая республиканская выставка «Советская Россия». — М. : Советский художник, 1975. — С. 47. Леняшин В. Думая о будущем. Время. Художник. Творчество // Вечерний Ленинград. — 1976. — 26 января. Выставка произведений ленинградских художников, посвящённая 60-летию Великого Октября. — Л. : Художник РСФСР, 1982. — С. 23. Дмитренко А. Человек на своей земле // Ленинградская правда. — 1977. — 20 ноября. Осенняя выставка произведений ленинградских художников. 1978 года. Каталог. — Л. : Художник РСФСР, 1983. — С. 17. Зональная выставка произведений ленинградских художников 1980 года. Каталог. — Л. : Художник РСФСР, 1983. — С. 25. Леняшин В. Поиски художественной правды // Художник. — 1981. — № 1. — С. 8-17. Левандовский С. Живопись на Ленинградской зональной // Искусство. — 1981. — № 2. — С. 63. Борис Сергеевич Угаров. К 60-летию со дня рождения. Живопись. Графика. — Л. : Государственный Русский музей, 1982. Иванов С. В. Неизвестный соцреализм. Ленинградская школа. СПб. : НП-Принт, 2007. С. 9, 19, 359, 367, 389—393, 395, 397—403, 407, 442, 444. Юбилейный Справочник выпускников Санкт-Петербургского академического института живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина Российской Академии художеств. 1915—2005. — СПб. : «Первоцвет», 2007. — С. 66. Академическая дача. Каталог выставки. — СПб. : Санкт-Петербургский Союз художников, 2009. — С. 2,6. Попов А. В. Стилистика модерна в пейзажном творчестве Бориса Угарова // Петербургские искусствоведческие тетради. — Вып. 33. — СПб., 2015. — С. 111—115.

Искәрмәләр

Төркем:Сәнгать фәннәре кандидатлары Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:РСФСР атказанган рәссамнары Төркем:РСФСР халык рәссамнары Төркем:ССРБ халык рәссамнары Төркем:Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Санкт-Петербургта вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1991 елда вафатлар Төркем:2 август көнне вафатлар Төркем:Питырбурда туганнар Төркем:1922 елда туганнар Төркем:6 февраль көнне туганнар Төркем:Репин исемендәге институтны тәмамлаучылар