Муса Җәлилгә һәйкәл ― Свердловск өлкәсе Серов шәһәрендә урнашкан һәйкәл. Свердловск өлкәсендә Муса Җәлилгә ачылган икенче һәйкәл. Бөтендөнья татар конгрессының проекты В Серове состоялось открытие памятника великому татарскому поэту, Герою Советского Союза Мусе Джалилю. Постоянное представительство Республики Татарстан в Свердловской области, 6.05.2022.
Тарих
1932 елның сентябрендә Муса Җәлил Серов шәһәрендә (ул вакытта Надеждинск) булган Валерий Шакаев. Муса Джалиль на Северном Урале. Североуральский краеведческий музей, 15.02.2021. Шагыйрь, журналист биредә татар газеталарының эшче хәбәрчеләре киңәшмәсендә (слетта) катнаша, анда бөтен Урал өлкәсеннән 300 дән артык кеше җыелган була «Муса Джалиль – наш общий герой». СеровГлобус.ру, 15.10.2021.
1983 елда Муса Җәлилнең шәһәрдә булу истәлегенә Агломератчиклар урамы 9нчы йортта мемориаль такта урнаштырылган Муса Джалиль: «Жить так, чтобы не умирать». Информационный портал Свердловской области, 18.10.2021
2018 елның ноябрендә шәһәрнең «Чулпан» татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге (җитәкчесе Розалия Синцова) Серов шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл кую башлангычы белән чыккан.
2021 елның 14 октябрендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров конгресс исеменнән Серов шәһәренә Муса Җәлилнең бюстын тапшыра (авторы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе скулптор Винера Абдуллина). Бюстны әзерләү һәм Серовка китерү чыгымнарын Татарстан Республикасы үз өстенә алган. Һәйкәлне ачу 2022 елның 9 маена планлаштырылган. Константин Бобылев. «Муса Джалиль – наш общий герой». Серовчанам торжественно передали бюст татарского поэта. СеровГлобус.ру, 15.10.2021.
Һәйкәл Серов шәһәренең , Үзәк шәһәр балалар китапханәсе янындагы мәйданчыкта урнаштырылган.
Һәйкәлне ачу тантанасы 2022 елның 6 маенда уздырыла. Әлеге тантанада Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Мәсләхетдин улы Гыйльфанов, Серов шәһәр округы башлыгы Василий Сизиков, җирле Дума башлыгы Марат Бариев, Серов җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Мансуров һ. б. катнаша.
Һәйкәл Һәйкәл гранит постаменттан һәм бронза бюст өлешеннән тора. Постаментның алгы ягында алтын хәрефләр белән шагыйрьнең исем-фамилиясе, туган-үлгән еллары һәм «Герой Советского Союза. Поэт, воин, антифашист» дигән сүзләр язылган «Поэт, воин, антифашист». В Серове установили бюст Мусы Джалиля. СеровГлобус.ру, 6.05.2022. Постаментның арткы ягында «Жителям г. Серова в дар от Республики Татарстан» Автор бюста Винера Абдуллина» дип язылган. Постаментның ян-якларында татар һәм рус телләрендә шигыреннән өзек китерелгән. Искәрмәләр
Сылтамалар В Серове состоялось открытие памятника великому татарскому поэту, Герою Советского Союза Мусе Джалилю. Всемирный конгресс татар, 06.05.2022
Моны да карагыз Муса Җәлил бюсты (Екатеринбург)
Төркем:Свердловск өлкәсе һәйкәлләре Төркем:Муса Җәлилгә һәйкәлләр Төркем:Серов Төркем:2022 елда барлыкка килгәннәр