Шахика Эрджюмен+ (төр. Şahika Ercümen, 16 гыйнвар 1985 ел) — төрек фридайверы һәм диетологы, фридайвингта дөнья рекордсменнарның берсе .
Биографиясе Шахика Эрджюмен 1985 елның 16 гыйнварында Чанаккалада туган. Гази башлангыч мәктәбендә һәм Анатолиядә Милли Пиянго урта мәктәбендә укый. Башкент университетының кеше сәламәтлеге факультетын тәмамлый, сәламәт туклану һәм диетология кафедрасында һөнәр юнәлешен ала. Спортның түбәндәге су асты төрләре белән шөгыльләнә: су асты хоккее, регби, спорт ориентирлашуы һәм дайвинг. Дөнья һәм Аурупа чемпионатларында күп тапкырлар катнаша, 2001 елдан су асты спортының берничә төре буенча төрек җыелма командаларының дүртесендә катнаша.
Рекордлары
110 м, боз астында динамик апноэ (тын алмыйча тору) (DYN), 2011 елның 11 феврале, Австрия, Вайссензее күле. Гиннессның рекордлар китабына ир-егетләр һәм хатын-кыз арасындагы казаныш буларак кертелгән(төр.) (11 ноябрь 2011). 17 июнь 2013 тикшерелгән.: элек ир-егетләрдә рекорд — 108 метрга, хатын-кызларда 70 м (төр.) (13 февраль 2011). тәшкил иткән. 70 м, даими авырлык һәм ластылар белән апноэ (CWT), 2011 елның 10 ноябре, Мисыр, Дахаб. Рекордны бөтендөнья су асты эшчәнлеге конфедерациясе таный; моннан алдагы рекордны Таня Стритер (67 м) куйган була. 60 м, үзгәрүчән авырлык белән ласты кимичә апноэ (VNF), 2011 елның 10 ноябре, Мисыр, Дахаб . 61 м, үзгәрүчән авырлык белән ласты кимичә апноэ (VNF), 2013 елның 1 июне, Төркия, Ван күле. Рекордны бөтендөнья су асты эшчәнлеге конфедерациясе таный. Шахика үзенең җиңүен Ван күлендә яшәүче диңгез балыгы кефалнең бетә баруын туктатуга багышлануын белдерә. 91 м, үзгәрүчән авырлык белән ласты кимичә апноэ (VNF), 2014 елның 23 июле, Төркия, Каш. Вакыт 2:49. Моннан алдагы рекордны Дерье Джан куйган була. 110 м, үзгәрүчән авырлык белән ластылар киеп апноэ (VWT), 2016 елның 22 октябре, Төркия, Каш. Вакыт 2:44. Рекордны бөтендөнья су асты эшчәнлеге конфедерациясе таный.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Рәсми сайт 2018елның 1 апрель көнендә архивланган.(төр.) Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Төркиядә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1985 елда туганнар Төркем:16 гыйнвар көнне туганнар