Марат Абдулла улы Кафиатуллин (1934 елның 25 июле, Уразавыл, ССРБ — 2019 елның 9 апреле, Казан, Россия) — совет һәм Россия төзүчесе, «„Казгражданпроект“ институты» ААҖ директоры (1977 елдан 2009 елга кадәрИстория института). РСФСР Атказанган төзүчесе.
Тормыш юлы Марат Кафиатуллин 1934 елның 25 июлендә Горький өлкәсенең Уразавыл авылында туа.
1958 елда Казан инженер-төзелеш институтын «сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» юнәлеше буенча кызыл диплом белән тәмамлый.
Белем алгач, хезмәт эшчәнлеген «ГипроНИИавиапром»ның Казан филиалында башлый, анда 1971 елга кадәр эшли. Инженер, өлкән инженер, соңрак төркем җитәкчесе һәм төзелеш бүлеге башлыгы була.
1971—1977 елларда «Татаргражданпроект» институтының баш инженеры була. 1977 елда «Казградпроект» институтының беренче директоры итеп билгеләнә.
Кафиатуллин Казандагы кайбер инфраструктура объектлары һәм торак биналар проектлары авторы һәм җитәкчесе булып тора, аерым алганда, ЦУМ (1968—1973) һәм Яшьләр үзәге (1970—1973). Ул Вахитов районы КПСС райкомының административ бинасы проектын (1974—1975), Ибраһимов проспектында 14 катлы йортларның торак кварталын үзләштерү проекты (1975—1977), Татарстан урамында, 38-нче микрорайонда 111-90 серияле торак биналарны (Чуйков, Адоратский урамнары, Ямашев һәм Әмирхан проспектлары арасында, 1977—1979) һәм 53-нче микрорайонда 111-121 серияле торак биналарны (1977—1978) үзләштерү проектын эшләүдә катнаша.
Кафиатуллин эре панельле прокат бүлгечләре заводы бинасының (1958), шул исәптән металл конструкцияләрдән ясалган 300 м² мәйданлы җитештерү корпусы (1959—1960), «Казгражданпроект» институтының җитештерү бинасы (1975—1976), компрессор заводының мәдәният йорты (1977), В. И. Ленин исемендәге Республика китапханәсе бинасының (1978—1980) конструктив карарларын эшләү белән җитәкчелек итә. Институтта директор вазыйфасында эшләү белән беррәттән Казан инженер-төзелеш институтында укыту эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә.
«Хөрмәт Билгесе», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнгән. «РСФСР Атказанган төзүчесе» (1986), «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» (1977), «Казанның шәрәфле ватандашы» (1977) исемнәре барБиография Музей истории КГАСУ/
2019 елның 9 апрелендә вафат була, хушлашу икенче көнне Әл-Мәрҗани мәчетендә узаУмер бывший гендиректор «Казгражданпроекта» Марат Кафиатуллин business-gazeta.ruСкончался Кафиатуллин Марат Абдуллович — Реальное время.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар Төркем:Казанның шәрәфле ватандашлары Төркем:Татарстанның атказанган төзүчеләре Төркем:РСФСР атказанган төзүчеләре Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Русия төзүчеләре Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Казанда вафатлар Төркем:2019 елда вафатлар Төркем:9 апрель көнне вафатлар Төркем:1934 елда туганнар Төркем:25 июль көнне туганнар