Әче торма. Составында В, С, РР витаминнары, аксым, аминокислоталар, ферментлар, магний, калий, кальций, тимер, фосфор, күкертле матдәләр бар.

Нәрсәне дәвалый? Югары сулыш юлларына салкын тигәндә, әче торманы уып, горчичник урынына кулланалар, коры йөткерү интектергәндә һәм тавыш карлыкканда, әче торма согына бал кушып эчәргә кирәк. Буын : авырулары булганда, матдәләр алмашы бозылганда кулланалар, невралгия, утракса (ишиас), радикулит авыруларын дәвалаганда, яшь әче торманың ' согын зарарланган нерв юлларына сөртәләр.

Әче торманың һәр өлеше үзенчә файдалы. Сабагыннан 3-5 см түбәнрәк өлеше С витаминына бик бай. Урта өлешендә шикәр бик күп, бу өлеше тәнгә сөртү өчен кулланыла. Әче торманың койрык өлешендә горчица мае күп була, ул ашкайнату өчен файдалы.

Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, гастрит булганда, юан, нечкә эчәкләр ялкынсынганда, бавыр, бөер авырулары (ташы булмаса), йөрәк-кан тамырлары авырулары күзәтелгәндә, әче торма кулланырга киңәш ителми.

Искәрмәләр

Төркем:Ботаника