Евгений Ефимович Шамеев (9 июнь 1988, Байтуган Әгерҗе районы, Татар АССР) — Россия биатлончысы, биатлон һәм җәйге биатлон буенча Россия чемпионаты призеры. Россия спорт мастеры.

Биографиясе Шамеев Евгений Ефимович 1988 елның 9 июнендә Татарстан Республикасының Әгерҗе районындагы Байтуган авылында туган. 2005 елга кадәр Күләгәш урта мәктәбендә укый, аннары Казан Олимпия резервы училищесына чакырыла. Спорт мастерының нормативын берьюлы ике спорт төре: чаңгы узышлары һәм биатлон буенча башкара. Хәзерге вакытта биатлон буенча Удмуртия җыелма командасы лидерларының берсе булып тораhttps://agryz.tatarstan.ru/index.htm/news/621452.htm В настоящее время наш земляк Евгений Шамеев является одним из лидеров сборной команды Удмуртии по биатлону. Удмуртия Республикасы данын яклый. Ижау шәһәренең Спорт әзерлеге үзәге һәм Кораллы көчләр командасы өчен чыгыш ясый. Беренче тренеры — Ю. Н. Васильев, шулай ук Н. Г. Хаҗиев, В. А. Чуркин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

2009 елда эстафетада һәм патрульләр узышында яшүсмерләр арасында Россия беренчелеге призеры булды.

Өлкәннәр дәрәҗәсендә кышкы биатлонда — 2011 елгы Россия чемпионатының патрульләр ярышында һәм 2012 елда Удмуртия җыелма командасы составында команда ярышында бронза призеры. Җәйге биатлонда — Россия чемпионатының эстафетада бронза призерыЛетний биатлон. Чемпионат России. Эстафета. Команда Волкова выиграла, команда Гараничева — 2-я.

2015 елда Идел буе федераль округы чемпионаты җиңүчесеЕвгений Шамеев и Светлана Бочкарёва выиграли масс-старт на чемпионате Приволжского ФО в Уфе.

2018 елда җәйге биатлон буенча дөнья чемпионатында Россия җыелмасы составына керәКручинкина и Шамеев заменят Ильченко и Филимонова в составе сборной России на летний ЧМ-2018, әмма бер узышта да старт алмый.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Профиль на сайте infosport.ru Профиль на сайте ЦСП Удмуртии В настоящее время наш земляк Евгений Шамеев является одним из лидеров сборной команды Удмуртии по биатлону Төркем:Әгерҗе районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1988 елда туганнар Төркем:9 июнь көнне туганнар