Тимербәк яки Тимурбәк Дәүләтшин (шулай ук ТамырбәкТатар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 86нчы бит., ) — татар тарихчысы, юрист, җәмәгать эшлеклесе.
Биография Тимербәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин Уфа губернасы Җилдәр авылында игенче гаиләсендә туа. 1921 елда Бәләбәй өяз, аннары Уфа губернасы советына сайлана.
КДУ (1924-26) һәм МДУ (1928-30) юридик факультетларында укый. 1933 елда аспирантураны тәмамлый. Вузларда укыта. 1938-41 елларда Казандагы Бөтенсоюз юридик институтында профессор, ТАССР Югары советы аппаратында юридик бүлек җитәкчесе.
1941 елда сугышка китә һәм әсирлеккә эләгә. 1942 елда азат ителә һәм Берлин шәһәрендә яши башлый. «Идел-Урал» газетасын чыгарырга ярдәм итә. 1944 елда татарча-алманча сүзлекне тәмамлый. Сугыштан соң Алманиядә кала. Татар-Башкорт милли комитетын оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе.
1951-69 елларда Мүнхендагы СССР өйрәнү институтында эшли.
Беренче татар-алман сүзлеген төзи.
«Совет Татарстаны: Ленинчыл милли сәясәтнең теориясе һәм практикасы» китабын яза (1974, Лондон, рус телендә). СССРда ул китап антисоветик итеп таныла.Абдуллин М. И., Батыев С. Г. Татарстан АССР: чынбарлык һәм буржуаз уйдырмалар. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1980. – 208 б. – Библиогр.: 199 – 207 б.
Истәлекләре Originally published in 2005
Искәрмәләр
Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар тарихчылары Төркем:Шәхесләр:Башкортстан татарлары Төркем:Татар хокукчылары Төркем:Чит илләрдә яшәүче татарлар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шәхесләре Төркем:Бөек Ватан сугышында әсир төшкән совет хәрбиләре Төркем:Советологлар