Шамил Тимергали улы Фәрхетдинов — татар артисты.

1971 елның 18 августында ТАССРның Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туган.

1989–1993 елларда Казан театр училищесында укый.

1993 елдан ул Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.

2003 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә.

2005 елда балалар өчен «Әкият турында әкият» исемле әкият-пьесалар җыентыгы нәшер ителә.

2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Театрда сәхнәләштергән рольләре Равил (Г.Зәйнашева. «Җаным жәл түгел сиңа»), Марат (Х.Вахит. «Яңадан мәхәббәт турында»), Надир мәхдүм (К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар»), Ламб (Б.Брехт. «Кураж ана һәм аның балалары»), Мортаза (К.Тинчурин. «Хикмәтле доклад»), Әхмәт (М.Әмир. «Гөлшаян»), Зиннәт (Н.Гыйматдинова. «Бер тамчы ярату»).

Иҗат ителгән әкият-пьесалар Беренче мәхәббәт Алтын көз Үзебез дип торабыз Әкият китабы Мыгырдык Саламторхан яки бәхет гөле Шүрәле-online Али баба һәм өч карак Алтын алма Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2003 — Татарстанның атказанган артисты 2026 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале — мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Указ Раиса Республики Татарстан № 664 от 14.08.2026

Искәрмәләр

Сылтамалар

Фәрхетдинов Шамил. Татарстан язучылар берлеге сайты Шамил Фәрхетдинов . Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Моны да карагыз

Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр