XXX Олимпия уеннары center|150px|Уеннар эмблемасы<center>Оештыручы-шәһәр Лондон, Бөек Британия <center>Шигарь () <center>Милли олимпия комитетлар 204 <center>Атлетлар 10 957 <center>Спорт төрләре 26 (300 ярыш)<center>Ачу тантанасы 27 нче июль 2012 нче ел<center>Ябу тантанасы 12 нче август 2012 нче ел<center>Уеннарны ачучы Елизавета II<center>Олимпия анты Сара Стивенсон<center>Олимпия уты Кэллум Эйрли Джордан Дакитт Дезире ХенриКейт КиркКэмерон МакритчиЭйдан РейнольдсАдель Трейси <center>Медальләр <center>Урын <center>Дәүләт <center>А <center>К <center>Б <center>Барлыгы <center>1 АКШ <center>46 <center>29 <center>29 <center>104 <center>2 Кытай <center>38 <center>27 <center>23 <center>88 <center>3 Бөек Британия <center>29 <center>17 <center>19 <center>65 <center>4 Россия <center>24 <center>26 <center>32 <center>82 <center>5 Көньяк Корея <center>13 <center>8 <center>7 <center>28 <center>6 Алмания <center>11 <center>19 <center>14 <center>44 <center>7 Франция <center>11 <center>11 <center>12 <center>34 <center>8 Италия <center>9 <center>9 <center>11 <center>28 <center>9 Маҗарстан <center>8 <center>4 <center>5 <center>17 <center>10 Австралия <center>7 <center>16 <center>12 <center>35 Җәйге Олимпия уеннары 2012 (, ) — утызынчы җәйге Олимпия уеннары. Алар Бөекбритания башкаласы Лондон шәһәрендә 27 июльдән башлап 12 августка кадәр үтте. Лондон Олимпия уеннарын өченче тапкыр каршы алган беренче шәһәр (моңа кадәр биредә уеннар 1908 һәм 1948 елларда үткән).
Лондондагы Олимпия уеннарында ураза тоту өчен шартлар тудырылачак дип хәбәр ителдеЛондон Олимпия уеннарында ураза тоту өчен шартлар тудырыла. Шулай ук әлеге Олимпия уеннарында беренче тапкыр Согуд Гарәбстанынан хатын-кыз спортчылары катнаштыСогуд Гарәбстаны Олимпия уеннарына беренче тапкыр хатын-кыз спортчыларны җибәрә.
Шәһәрне сайлау Олимпия уеннарын үткәрүгә намзәт шәһәрләрдән гаризалар алу 2003 елның 15 июлендә тәмамлана. Үзендә уеннарны үткәрү теләген 9 шәһәр белдерә: Гавана, Истанбул, Лейпциг, Лондон, Мадрид, Мәскәү, Нью-Йорк, Париж һәм Рио-де-Жанейро.
2004 елның 18 маенда бирелгән гаризаларны бәяләүдән соң Халыкара Олимпия комитеты 5 шәһәрне сайлап ала: Мадрид, Мәскәү, Нью-Йорк, Париж, Лондон. Шушы шәһәрләр арасында 2005 елның июлендә Халыкара Олимпия комитеты 117 нче утырышта лаеклысын сайлап алырга тиеш була.
Лондон намзәте 2005 елның 6 июлендә сайлана. Аны дәүләтнең премьер-министры үзе Тони Блэр тәкъдим итә. Соңгы раундта Лондон өчен 54 тавыш бирелә (көндәше булган Париж өчен 50 тавыш бирелә).
Олимпия уеннарының Лондонда үткәреләчәге билгеле булганнан соң, киләсе көнне шәһәрдә террористик акт уза. Лондон метрополитенының өч поездын шартлау нәтиҗәсендә 52 кеше һәлак була.
Символлар Уеннарның эмблемасы дөрес булмаган дүрт күппочмаклы фигуралардан тора. Алар Олимпиада елын аңлата — «2», «0», «1», «2». Бер фигурага «London» сүзе кертелгән, ә икенчесендә Олимпия боҗралары урнаштырылган.
Олимпия уеннарының талисманнары 2010 елның 19 маенда игълан ителгән. Алар — Венлок һәм Мандевиль исемнәрен алган ике тамчы.
Уеннарның рәсми гимны булып исә Muse төркеме башкаруындагы Survival җыры булды.
Олимпия уты Олимпия уты эстафетасы 2012 елның 19 маеннан башлап 27 июленә кадәр дәвам итте. Ул Берләшкән Корольлекнең бөтен территориясе буенча узды.
Ачылу тантанасы Олимпиада уеннарын ачу тантанасы махсус төзелгән бинада – Олимпия стадионында үтте. Ул 80 меңгә кадәр кешене сыйдырды, тамашаны 1 миллиардка якын кеше караган. «Могҗизалар утраулары» дип аталган ачылыш тантанасының режиссеры – Оскар бүләге иясе Дәнни Бойл.
Олимпия уеннарының ачылуын Британия патшабикәсе Елизаветта II игълан итте. Британия тарихы, әдәбияты, музыкасы, киносына нигезләнгән ачылыш тантанасында 10 меңләп кеше катнашты.
Бәйгеләр Лондонда XXX җәйге Олимпия уеннарыда спортның 16 төре буенча 302 комплект медаль уйнатылды. Уен нәтиҗәләре буенча Русия җыелма командасы 24 «алтын» яулап, дүртенче урынга чыкты.
Ябылу тантанасы XXX Олимпия уеннарын ябу тантанасы 12 август көнне узды. «Британ музыкасы симфониясе» дип аталган бу чара британ музыкасының соңгы ярты гасыр дәвамында дөньяга көчле тәэсир иткәнен хәтерләтергә тиеш иде. Ябылу тантанасында 4 меңгә якын кеше катнашты, аларның 3,5 меңе – үз теләкләрен белдергән волонтерлар.
Олимпия стадионында узган бу тамашаны бер миллиардка якын кеше күзәткән. 3 сәгать дәвам иткән чарада Лондон симфоник оркестры, күренекле британ рок һәм поп-музыка төркемнәре катнашты: Элтон Джон, Джордж Майкл, Джесси Джей, The Spice Girs, Muse һ.б.
Олимпия байрагы тантаналы төстә Бразилиягә тапшырылды.
Катнашучы илләр Бәйгеләрдә 204 илләрдән спортсменнар катнашкан:
Австралия Австрия Азәрбайҗан Албания Алмания Америка Виргин утраулары
Ангола Андорра Антигуа һәм Барбуда Аргентина Аруба
Әрмәнстан Әфганстан Багам утраулары Бангладеш Барбадос Бәхрәйн Беларус Белиз Бельгия Бенин Бермуд утраулары Боливия Болгария Босния һәм Герцеговина Ботсвана Бөек Британия Бразилия Британия Виргин утраулары Бруней Буркина Фасо Бурунди Бутан Вануату Венесуэла Вьетнам Габон Гаити Гайана Гамбия Гана Гватемала Гвинея Гвинея-Бисау Һондурас Гонконг Гренада Греция Гөрҗистан Гуам Гыйрак Дания Демократик Конго Җөмһүрияте
Доминика Доминикан республикасы
Замбия Зимбабве Индонезия Иран Ирландия Исландия Испания Италия Кабо-Верде Казакъстан Кайман утраулары Камбоджа Камерун Канада Катар Кения Кирибати Кипр Колумбия Комор утраулары Коста-Рика Кот-д’Ивуар Көнчыгыш Тимор Куба
Корея Халык Демократик Җөмһүрияте Кыргызстан Кытай Лаос Латвия Лесото Либерия Ливан Ливия Литва Лихтенштейн Люксембург Маврикий Мавритания Мадагаскар Маҗарстан Македония Малави Малайзия Мали
Мальта
Һиндстан Марокко Мисыр
Искәрмәләр
Сылтамалар
Уеннарның рәсми сайты Халыкара Олимпия комитеты сайтында Лондон уеннары: тарихтан – бүгенгә Лондон-2012 тарихка кереп калды Рафис Борһанов: “Мин Татарстан байрагын күтәрергә әзер” Лондон уеннарына соңгы әзерлекләр (фотосурәтләр)
Төркем:Җәйге Олимпия уеннары Төркем:2012 елгы җәйге Олимпия уеннары