Григорий Фёдорович Елманов (1925 елның 6 октябре, Дегтяное авылы, Рязань өлкәсе — 2020 елның 27 марты, Балакау, Саратов өлкәсе) — отставкадагы эчке хезмәт полковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтының беренче башлыгы (1974—1978).

Тормыш юлы Григорий Елманов 1925 елның 6 октябрендәЕлманов Григорий Федорович Рязань өлкәсенең Дегтяное авылында туа.

1943 елдан хәрби хезмәттә. Бөек Ватан сугышында һәм совет-япон сугышында катнашкан: 1943 елның гыйнварыннан 1946 елның гыйнварына кадәр аерым сапер батальонында хезмәт иткән90-летие сегодня отмечает участник Великой Отечественной войны Григорий Елманов . Совет армиясендә 1951 елга кадәр хезмәт итә.

1953 елда ССРБ Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының Львов милиция мәктәбен һәм 1961 елда ССРБ Эчке эшләр министрлыгының Югары мәктәбен (хәзер Россия ЭЭМ идарә академиясе) тәмамлап, югары юридик белем ала. 1961 елда Рязань өлкәсе эчке эшләр министрлыгы идарәсендә төрле вазыйфаларда эшли.

1961—1969 елларда РСФСР ЭЭМның Алабуга махсус урта милициясе мәктәбедә махсус дисциплиналар циклының өлкән укытучысы булып эшли. 1969—1974 елларда оператив-хезмәт әзерлеге бүлеге башлыгы, кадрлар бүлеге башлыгы урынбасары һәм бер үк вакытта Татарстан АССР ЭЭМның хәрби һәм хезмәт әзерлеге бүлеге башлыгы була. 1974—1978 елларда ССРБ ЭЭМ академиясе каршындагы Мәскәү читтән торып юридик белем бирү филиалының Казан укыту-консультация пункты (хәзер Россия ЭЭМ Казан юридик институты) башлыгы булып эшли. 1978—1985 елларда әлеге югары уку йортының өлкән укытучысы булып эшли.

1985 елдан Григорий Фёдорович пенсиядә була һәм Саратов өлкәсенең Балакау шәһәрендә яши.

2020 елның 27 мартында вафат була.

Бүләкләр

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнгән, шул исәптән «Сугышчан казанышлары өчен» һәм «Японияне җиңгән өчен».

2021 елның сентябрендә Россия ЭЭМ Казан юридик институтында институтның беренче башлыгы Григорий Фёдорович Елмановка бюст ачыла (скульптор — Вячеслав Носов).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Историческая справка об институте и его руководителях Төркем:Полковниклар (ССРБ) Төркем:Совет-япон сугышында катнашучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:«Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Сарытау өлкәсендә вафатлар Төркем:2020 елда вафатлар Төркем:27 март көнне вафатлар Төркем:Рәзән өлкәсендә туганнар Төркем:1925 елда туганнар Төркем:8 октябрь көнне туганнар