Әнәс Сәлах улы Сәлахов (1923 елның 1 сентябре, Әҗмәр авылы, Спас кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ — 2020 елның 24 августы) — татар совет педагогы. ССРБның халык укытучысы (1980).
Тормыш юлы Әнәс Сәлахов 1923 елның 1 сентябрендә Әҗмәр авылында ( хәзер Татарстанның Спас районында) туган.
7 яшендә аксый башлый — бу аксау гомер буена саклана. 12 яшендә ятим кала. Кыенлыкларга карамастан, бишле билгеләренә укыган һәм 16 яшендә Спас педагогика училищесына укырга кергән.
Укуны тәмамлаганнан соң Ямбакты авылында мәктәп директоры булып эшли. 1944 елның августында Измери мәктәбе директоры була. Биредә 18 ел эшли, бер үк вакытта тарих укытучысы була. Аның җитәкчелегендә яңа мәктәп бинасы, укытучылар өчен йорт, мәктәп укучылары өчен 350 урынга исәпләнгән интернат төзелә, 3 гектар мәйданда җиләк-җимеш бакчасы булдырыла, дуңгызлар, чебиләр үстерелә торган зур ярдәмче хуҗалык оештырыла, шулай ук 80 гектарга якын җир эшкәртелә.
Илленче еллар башында Казан педагогика институтын экстерн рәвештә тәмамлап, рәсми рәвештә тарихчы була.
1961 елда Казанга 68 нче номерлы мәктәп белән җитәкчелек итү өчен күчерелә. Аннары Казанның берничә мәктәбендә, шул исәптән 55 нче урта мәктәптә эшли (1970—1988).
1988 елда пенсиягә чыга. Әмма өйдә утырмый һәм 2002 елга кадәр 13 нче мәктәп-гимназиядә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли башлыйАнас Салахович Салахов - ветеран педагогического труда.
Гомуми педагогик стажы — 61 ел.
Өйләнгән, ике улы бар.
2020 елның 24 августында вафат була.
Бүләкләр
Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы (1959); РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы (1974); ССРБның халык укытучысы (1980); Хөрмәт Билгесе ордены; «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе (1949).
Искәрмәләр
Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:РСФСР халык мәгарифе отличниклары Төркем:РСФСР атказанган мәктәп укытучылары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:ССРБ педагоглары Төркем:Русия педагоглары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2020 елда вафатлар Төркем:24 август көнне вафатлар Төркем:1923 елда туганнар Төркем:1 сентябрь көнне туганнар