Рәшит Зәйнуллин (25 гыйнвар 1945 ел) — галим-инженер механик. 1963-1997 елларда Уфа нефть институты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты укытучысы; 1997-2009 елларда Уфадагы «Катлаулы техник системаларны хәвефсез эксплуатацияләү» гыйльми үзәк директоры, бер үк вакытта 2002 елдан Энергоресурсларны транспортлау проблемалары институтының бүлек мөдире, 2005 елдан — баш гыйльми хезмәткәре. Техник фәннәр докторы (1987), профессор (1994). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2005).

Биографиясе Рәшит Сибәгать улы Зәйнуллин 1945 елның 25 гыйнварында Төркмән ССР-ның Ильялы авылында туган. Балалык һәм яшүсмер еллары Башкорт АССРның Күгәрчен районы Йомагуҗа авылында үткән.

1961 елда Йомагужа урта мәктәбен тәмамлаган.

1963-1968 елларда Уфа нефть институты студенты. Югары белем алганнан соң, Чиләбе политехник институты аспирантурасына укырга керә.

Хезмәт юлы 1963-1997 елларда Уфа нефть институты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты укытучысы: ассистент, өлкән укытучы, доцент, «Нефть аппаратлары төзү технологиясе» кафедрасы профессоры.

1974 елда кандидатлык һәм 1987 елда — докторлык диссертациясе яклый.

1997-2009 елларда Уфадагы «Катлаулы техник системаларны хәвефсез эксплуатацияләү» гыйльми-техник үзәк директоры, бер үк вакытта 2002 елдан БР Фәннәр Академиясенең Энергоресурсларны транспортлау проблемалары институтының (ИПТЭР) «Техник системаларның ышанычлыгы һәм хәвефсезлеге» бүлеге мөдире,

2005 елдан — баш гыйльми хезмәткәре.

Гыйльми эшчәнлеге коррозияле мөхиттә басым астында эшләгән нефть-газ корылмалары һәм торба үткәргечләр хәвефсезлеге проблемалары белән бәйле. Аның җентекле тикшеренүләре — тышлыклы типтагы ресурс корылмалары техник системалары хәвефсезлеге; металлның механик-химик зарарлануы; көпшәләр, аппаратлар һәм торба үткәргечләрнең сыйфатын күтәрү; корылмаларның калдык ресурсларын диагностикалау һәм бәяләү — Башкортстан Республикасында, Россия Федерациясендә һәм БДБ илләре нефть-химия һәм газ сәнәгать тармаклары предприятиеләрендә («Башнефтехим», «Транснефть» Акционерлар Компаниясендә, «Башнефть» Акционерлар Җәмгыятендә, «Салаватнефтемаш», «Уралхиммаш») кулланыла.

10 нан артык ачыш танытмасы һәм патент, 450-дән артык гыйльми хезмәт, 18 монография һәм китап авторы.

БР-ның «Энергия ресурслары транспорты проблемалары институты» Дәүләт унитар предприятиесе янындагы диссертация советы составына керә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2005)

Чыганаклар

Зайнуллин, Рашит Сибагатович. Предельное состояние элементов трубопроводных систем / Р. С. Зайнуллин, А. Г. Вахитов; под ред. Е. М. Морозова. — Уфа : [б. и.], 2005. — 418, с. : ил., табл.; 21 см. Изложены научные основы оценки предельного состояния конструктивных элементов различных конструкций в том числе сосудов, аппаратов и трубопроводов. Для специалистов, аспирантов и студентов. Пособие для специалистов.

Әдәбият

З. Р. Абдурашидова. «Юмагузино. История в делах и судьбах»

Сылтамалар

энциклопедия-урала.рф/index.php/Зайнуллин_Рашит_Сибагатович Зәйнуллин Рәшит Сибәғәт улы Энциклопедия Урала. Россия дәүләт китапханаһы. Зәйнуллин Рәшит Сибәғәт улы yumaguza.ru/publ/gordimsja/rashit_sibagatovich_zainullin/4-1-0-27 Зәйнуллин Рәшит Сибәғәт улы тураһында. Йомағужа модель китапханаһы. wiki02.ru/encyclopedia/Zaynullin_Rashit_Sibagatovich/t/5135

Искәрмәләр

Төркем:25 гыйнвар көнне туганнар Төркем:1945 елда туганнар Төркем:Уфа нефть институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре