Увеит — тамырлы тышчаның ялкынсынуы. Ләкин бу атаманы күз эчендәге күп төрле формалы ялкынсынуны тасвирлау өчен кулланалар, монда увеаль тракт кына түгел, челтәркатлау һәм аның тамырлары җәлеп ителү керә. (рәс. 14.1). Увеаль трактны (тамырлы тышчаны) күзнең урта тышчасын атыйлар, аңа төсле катлау, керфексыман җисем һәм хориоидея керә.
Алгы увеит ике форма белән билгеләнә.
• Ирит, бу очракта ялкынсыну башлыча төсле катлауны җәлеп итә.
• Иридоциклит, бу очракта ялкынсынуга төсле катлау һәм керфексыман җисем җәлеп ителә.
Арадаш увеит дип күбесенчә пыяласыман җисемдә тупланган ялкынсыну күренешләрен атыйлар.
Арткы увеит дип пыяласыман җисем нигезеннән арттарак күз төбе төзелешләре ялкынсынуын атыйлар.
• Ретинит — челтәркатлауда беренчел чыганак белән ялкынсыну.
• Хориоидит — хориоидеяда беренчел чыганак белән ялкынсыну.
• Васкулит — челтәркатлау артерияләре һәм/яки веналары ялкынсынуы.
Панувеит — бөтен увеаль трактның таралган ялкынсынуы.
Эндофтальмит дип күзнең бөтен төзелешен җәлеп иткән, агыннан кала, еш үлекле ялкынсынуны атыйлар,
Панофтальмит — күз чокырына еш тарала алган бөтен күз алмасы ялкынсынуы.
NB Иң еш формасы алгы увеит, аннары арткы увеит, арадаш увеит һәм панувеит була.
Билгеләмә 1. Увеит кинәт яки әкренләп барлыкка килә ала.
2. Барыш дәвамлыгы буенча увеит 3 айдан әзрәк булса чикләнгән яки озаграк барса кабатланучы була ала.
3. Барышы
а) кискен увеит кинәт барлыкка килү һәм чикләнгән барыш белән сыйфатлана;
б) кабатланучы увеит дәвалау булмаганда 3 айдан ким булмаган кабатланучы өзлегүләр белән сыйфатлана;
в) хроник увеит дәвалауны туктатканда тиз (3 айдан иртәрәк) кабатланучы ялкынсыну белән билгеләнә;
г) дәвалаудан соң кимендә 3 ай чирнең активлыгы булмавын ремиссия дип атыйлар.
Анамнез Увеит этиологиясен билгеләгәндә җентекләп карау белән тулы гомуми һәм офтальмологик анамнезны җыярга кирәк. Лаборатория сынаулары файдалы була ала, ләкин чирнең этиологиясен төгәл билгеләргә сирәк булыша.
1. Чирне билгеләнгәндә авыру яше, — бик мөһим күрсәткеч, чөнки увеитларның кайбер төрләре билгеле яшь төркемнәренә генә хас.
• Ювениль идиопатияле артрит (ЮИА) һәм токсокароз белән бәйле увеит башлыча балаларда очрый.
• Ядрәсыман хориоретинопатия һәм «сөйрәлүче» хориоидит гомернең 5-7 дистәсендәге авыруларга күбрәк хас.
• HLA-B27 белән бәйле увеит һәм Бехчет чире күбесенчә яшь авыруларны зарарлый.
• Челтәркатлауның кискен некрозы һәм токсоплазмоз төрле яшьтә үсеш алырга мөмкин.
NB Беренчел увеит өлкән яшьтә сирәк барлыкка килә, шуңа мондый очракларда увеитка охшаган чирләр, беренче чиратта күз эчендәге лимфома турында шикләнергә кирәк.
2. Раса Бехчет чире (Урта диңгез, урта һәм көньяк көнчыгыш Азия халыкларында очрый) һәм Фогт-Коянаги-Һарада (Кытай һәм Азиянең башка илләренең төп халкы, АКШ’та төп индейцлар ешрак чирли) кебек чирләрдә әһәмияткә ия.
3. Географик урнашу зур әһәмияткә ия була ала, чөнки инфекцион увеитның кайбер формалары (Лайм чире һәм күзнең шикләнгән гистоплазмоз синдромы) билгеле өлкәләрдә генә була.
4. Моңарчы булган күз чирләре анамнезы ачыклауда файдалы була ала. Мәсәлән, кабатланучы берьяклы кискен алгы увеит эпизодлары HLA-B27-бәйле увеит турында уйлата, ә элек булган операция яки җәрәхәт симпатияле офтальмия яки факоген увеит турында аңлата.
5. Гомуми анамнез зур әһәмияткә ия, аеруча кайбер инфекцияләр тудыргычлары белән бәйләнешне ачыклаганда, мәсәлән туберкулез яки сифилис һәм шулай ук кайбер чирләрнең диагнозын раслаганда, мәсәлән Бехчет чире (авыз куышлыгы яки бот арасында җәрәхәтләнү). Увеит кайбер системалы кабул ителгән дарулар белән килеп чыга ала, мәсәлән рифабутин һәм цидофовир.
6. Гигиена һәм ризык гадәтләре кайбер инфекция формаларына карата шик булганда, шулардан токсокароз (азыкка җир кисәкләре эләгү белән бәйле), токсоплазмоз (азыкка пешеп бетмәгән ит куллану һәм авыл өлкәсендә су эчү) һәм цистицеркоз (эндемияле өлкәләрдә дуңгыз итен куллану) ачыклауда әһәмиятле була.
7. Җенси холык. Җенси мөнәсәбәтләр сифилис һәм КИВ-инфекция йоктыру буенча куркынычлык шарты санала.
8. Наркотиклар куллану — КИВ-инфекция һәм гөмбәчекле эндофтальмит йоктыру буенча куркынычлык шарты.
9. Йорт җәнлекләре. Мәчеләр токсоплазмоз һәм «мәчеләр тырмалау» чире тапшыруында катнаша, ә көчекләр белән элемтә кешеләрне токсокароз инфекциясен йоктыру куркынычлыгына китерә.
Гади герпес вирусы чыгарган алгы увеит 1. Гранулематозлы ХАУ трабекулит һәм КЭБ арту белән бергә бара ала (увеит белән гипертензия), ләкин мөгезкатлауда кискен барыш белән бергә булу им түгел. Төсле катлау атрофиясе еш очрый — чыганаклы яки сектораль (рәс. 14.39). Кайвакыт үзлегеннән гифеманы күзәтергә була.
2. Дәвалау. Стероидларны урынлы (кискен мөгезкатлау барышы белән эпителий кимчелеге булмаганда) һәм эчкә ацикловир (400 мг 5 тапкыр көнгә).
Herpes zoster вирусы чыгарган алгы увеит 1. Гранулематозлы ХАУ herpes zoster ophthalmicus белән якынча 50 % авыруда очрый, аеруча герпеслы тимгелләр борынның кырыйдагы йөзендә булганда (Һатчинсон билгесе) (рәс. 14.40). Ялкынсыну гадәттә җиңел һәм симптомсыз бара, әмма сирәк очракта фибриноз экссудат һәм гипопион яки гифема белән авыр була ала. Төсле катлауның калган сектораль атрофиясе 25 % очракта була һәм мөгаен окклюзив васкулит белән бәйле.
2. Дәвалауны стероидлар белән урынлы үткәрәләр, әмма кайвакыт аларны системалы кабул итү кирәк.
NB herpes zoster ophthalmicus белән барлык авыруларны тимгел барлыкка килгәннән соң даими 6 атна дәвамында алгы увеитны үткәрмәү өчен тикшереп торырга кирәк, чөнки соңгысы симптомсыз барырга мөмкин.
МАХСУС ТИКШЕРҮЛӘР
Дәлилләр 1. Күрсәтелмәгән
• Аерым этиологиясе күрсәтелмәгән аз чагылган бер яклы алгы увеитның очраклы эпизодында.
• Кайбер очраклы увеит формаларында, шулардан симпатик офтальмия һәм Фукс увеиты.
• Увеитка туры килгән билгеләнгән системалы чир булганда, мәсәлән Бехчет чире яки саркоидоз.
2. Күрсәтелә
• Кабатланучы гранулематоз алгы увеитта.
• Ике яклы чирдә.
• Системалы күренештә диагноз билгеләнмәгәндә.
• Билгеле офтальмологик чирне раслаганда һәм ачыклау билгеләренә махсус тикшеренүләр мәгълүматы кергәндә, мәсәлән ядрәсыман хориоретинопатиядә HLA-A29 билгеләү.
Тире сынаулары 1. Туберкулинлы тире сынавы (Манту җавабы). Тире эченә чистартылган аксымлы M. tuberculosis дериватын кертү түбәндәге җаваплар бирә:
а) уңай җавап 48 сәгать эчендә 5-14 мм диаметрлы тыгызлану барлыкка килү белән сыйфатлана (рәс. 14.2а);
б) тискәре җавап гадәттә туберкулез диагнозын төшереп калдыра, әмма авыруның нык ябыгуында билгеләнә ала;
в) аз уңай җавап актив чир һәм тудыргыч белән кичергән бәйләнешне аерырга мөмкинлек бирми. Күпчелек кеше КГБ вакцинацияләнгән һәм шуңа гиперсизгерлек җавабын бирә;
г) чагылган уңай җавап (тыгызлану > 15 мм) гадәттә актив чиргә күрсәтә, чөнки шундый дәрәҗәдәге җавап вакцинациядән озак вакыттан соң ихтимал түгел (рәс. 14.2б).
2. Патергик сынау (инә белән төрткәнгә тире сизгерлеген билгеләү) Бехчет чире диагнозының бер күрсәткече санала, ләкин бик төгәл нәтиҗәләр бирми һәм чирнең системалы күренешләре булмаганда бик сирәк уңай була. Нечкә инә белән тирене тишкәндә папула барлыкка килү уңай җавап санала (рәс. 14.2в).
Серология тикшерүләре Сифилис Сифилислы увеитның күп төрле күренешләре өчен серология тикшерүләрен өстәмә тикшеренү кирәк булган һәр авыруга үткәрергә кирәк. Серология сынаулары үзенчәлекле булмаган антитәнчекләр (кардиолипин) яки үзенчәлекле трепонема антитәнчекләрен табуга нигезләнгән.
1. Трепонемага бәйсез сынаулар, шулардан кардиолипин антигены белән преципитациянең микроҗавабы (RPR-сынау) һәм венерология чирләрен тикшерү буенча лаборатория сынавы (VDRL-сынау) беренчел сифилисны ачыклауга һәм антитәнчекләр титры буенча дәвалау нәтиҗәлеген бәяләү өчен туры килә. Бу сынауларда кан сүлен кардиолипинлы антиген белән кушалар (рәс. 14.3а).
Расланган сифилислы увеит белән 30 % авыруда трепонемага бәйсез сынау тискәре нәтиҗә бирә ала. Өстәвенә, дәвалаудан 6-18 айдан соң сынаулар нәтиҗәсе гадәттә тискәре була.
2. Трепонема антитәнчекләрен ачыклау өчен сынаулар югары сизгерле һәм үзенчәлекле санала һәм үткәндә инфекция кичерүне һәм шулай ук икенчел һәм өченчел сифилисны билгеләүгә туры килә. Гадәттә трепонемага флюоресценцияләүче антитәнчекләрнең абсорбция җавабын (FTA-ABS) һәм үзенчәлекле T. pallidum микрогемоагглютинация җавабын кулланалар. Сынау нигезендә авыру сүлендә трепонемага булган антитәнчекләрне беркетелгән бактериягә бәйләү һәм флюоресценция ярдәмендә күзәтү тора (рәс. 14.3б). Титр бу очракта билгеләнми, ә җавап уңай яки тискәре була ала. Кичерелгән чирдән соң җавап нәтиҗәсе һәрвакыт уңай кала («серология җөе»).
Токсоплазмоз 1. Сабин-Фельдман буенча буяу белән сынау. Тере микроорганизмнар кулланалар, аларны авыру сүленә өстиләр.
Үзенчәлекле антитоксоплазмозлы IgG антитәнчекләре булганда микроорганизмның күзәнәк тышчалары лизисы була, бу комплементның бәйләнеш җавабы белән бәйле, нәтиҗәсендә микроорганизмнар метиленлы зәңгәр эремәсе белән буялмый. Токсоплазмозны ачыклаганда бу сынау «алтын стандарт» булып кала.
2. Иммунофлюоресценция ысулы үлгән микроорганизмнар белән авыру сүле һәм кеше глобулиннарына флюоресцеин белән тамгаланган антитәнчекләр йогынтысын фаразлый. Җавап нәтиҗәсен флюоресцентлы микроскоп ярдәмендә билгелиләр (рәс. 14.4а).
3. Гемагглютинация җавабы. Эритроцитлар белән капланган лизислы микроорганизмнар кулланалар, аларны авыру сүленә өстиләр. Антитәнчекләр булганда эритроцитлар агглютинациясе була (рәс. 14.4б).
4. Иммуноферментлы анализ (ИФА) авыру антитәнчекләре артык булган беркетелгән антиген белән бәйләнүгә нигезләнгән (рәс. 14.4в). Ясалган «антиген-антитәнчек» комплексына тамгаланган ферментлы икенче антитәнчек өстиләр. Фермент активлыгын билгеләү тудыргычка антитәнчекләр тупланышын үлчәргә мөмкинлек бирә. Бу сынауны алгы камера сыекчасында антитәнчекләрне билгеләү өчен дә кулланып була, бу сүлдә антитәнчекләрне билгеләүгә караганда үзенчәлеклерәк күрсәткеч санала. ИФА-ны шулай ук «мәчеләр тырмалау» һәм токсокароз чирләрен билгеләгәндә кулланалар.
NB Күз төбендә токсоплазмозга хас чыганак булганда антитәнчекләрнең һәр уңай титры, хәтта сулыландырылмаган сүл дә дә, ачыклауда әһәмиятле. Күздә токсоплазмозның аерым реактивациясе титр үзгәреше булмыйча барырга мөмкин.
Антинуклеар антитәнчекләр Балаларда антинуклеар антитәнчекләрне (АНА) билгеләү ювениль идиопатияле артритны ачыклаганда кулланалар, чөнки бу очракта алгы увеит үсешенең югары куркынычлыгы бар, бу авыру артыннан җентекләп күзәтүне таләп итә.
NB Ревматоидлы факторны билгеләү склеритны ачыклаганда гына мөһим, бу сынауны увеитта ак җәлеп ителмәсә үткәрмиләр.
Ферментларны билгеләү 1. Ангиотензин-әйләндергеч ферментны (АӘФ) билгеләү гранулематоз тукыма булуын күрсәтүче үзенчәлекле сынау түгел, мәсәлән саркоидоз, туберкулез яки ләперәдә. АӘФ дәрәҗәсе арту саркоидоз белән 80 % авыруда билгеләнә; мондый күтәрелү кискен чиргә хас. Балаларда әлеге сынау ачыклауда әһәмиятсез, чөнки АӘФ дәрәҗәсе нормада югары. Җәдвәл 14.1 HLA төре һәм системалы чирләрHLA төреБәйле чирB27Спондилоартропатияләр, аерым алганда анкилозлаучы спондилитA29Ядрәсыман хориоретинопатияB51Бехчет чиреB7Күзнең шикләнгән гистоплазмоз синдромы һәм кискен плакоидлы мультифокаль тутлы эпителиопатияһәм DR2 2. Лизоцим сизгеррәк санала, ләкин саркоидоз күрсәткече булган АӘФ караганда үзенчәлеге кимрәк. Ике ферментны да билгеләү, мөгаен, күбрәк сизгерлек һәм үзенчәлеккә ия.
HLA-типлаштыру Җәд. 14.1 кайбер HLA антигеннары һәм алар белән бәйле системалы чирләр.
Чагылдыручы тикшерү ысуллары 1. Флюоресцеинлы ангиография (ФАГ).
• Ретиналь васкулитның активлыгын ачыклау һәм билгеләү.
• Кистоз макуляр шешүне (КМШ) ачыклау.
• Күрү начарлану сәбәбе буларак макуляр өлкәдә ишемияне билгеләү.
• Ретиналь неоваскуляризациянең ялкынсынулы һәм ишемияле табигатен аеру.
• Хориоидаль тамырлануны ачыклау һәм күзәтеп бару.
NB ФАГ’нең хориоидитта файдасы кимрәк, чөнки тирән чыганаклар таралган хориоидаль нурланыш белән яшерелеп кала. Шул сәбәптән чыганакларны ангиографиягә караганда клиник яктан күбрәк ачыклыйлар, мәсәлән ярдәсыман хориоретинопатиядә.