Всеволод Борисович Дубинин (1913 елның 11 гыйнвары, Санкт-Петербург — 1958 елның 8 июне, Ленинград) — совет зоологы, акаролог, биология фәннәре докторы (1947).
Тормыш юлы Всеволод Дубинин 1913 елның 11 гыйнварында Санкт-Петербургта туган. 1931 елдан 1936 елга кадәр Ленинград университетында укый. Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, 1939 елда зоология институтына эшкә керә.
Эшли башлаганнан соң өч ай узгач, армиягә алына, Беларус, Белофин, Ленинград фронтларында урнашкан була. 1942 елда аны Байкал арты фронтына җибәрәләр, анда аңа, белгеч-паразитолог буларак, куркыныч табигый-чыганак авыруларын һәм, барыннан алда, чуманы юк итү проблемаларын хәл итү йөкләнгән. 1943 елда Ленинградтагы хәрби-медицина академиясенә күчерелә. 1947 елда Зоология институтына кайта. 1947—1954 елларда Зоология музее буенча институт директоры урынбасары була. 1955 елда Дубининны ССРБ фәннәр акалемиясенең Президиумы каршындагы табигатьне саклау комиссиясе рәисе урынбасары итеп билгелиләр.
1958 елның 8 июнендә Ленинградта миокард инфарктыннан үлә.
Гаилә Хатыны — Мария Николаевна Дубинина (туганда Горбунова; 1911—1986), шулай ук зоолог, паразитик яссы суалчаннар буенча (аерым алганда, амфилинидлар буенча) белгеч була.
Кызы — Елена Всеволодовна Дубинина (1937), әтисе кебек үк, зоология институтында акаролог була. Биология фәннәре кандидаты. «Acarina» рус акарология журналының редакция коллегиясе әгъзасы.
Фәнни эшчәнлек Каурый талпаннарның тормыш циклларын, физиологиясен һәм эволюциясен тикшерү белән шөгыльләнә. 26 төр каурый талпаннарның 20 меңнән артык ашказанын микроскопик тикшерүләр ярдәмендә ул әлеге паразитларның төп ризыгы булып кошларның канатларында булган липидлар тора дип билгели.
Табигатьне саклау проблемалары белән шөгыльләнә. Дубинин тырышлыгы белән радиоэкология өлкәсендәге тикшеренүләргә ярдәм күрсәтелә, аларның максаты — табигатьтә радиоактив матдәләрнең миграция юлларын күзәтү.
Фәндә беренче тапкыр 150 яңа төр, 40 ыруг һәм 10 гаилә һәм кече гаилә тасвирлаган.
Бүләкләр II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Ленинградны саклаган өчен» һәм «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Басмалар 136 басма, шул исәптән өч том ССРБ фаунасы авторы:
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Биология фәннәре докторлары Төркем:Питырбурда вафатлар Төркем:1958 елда вафатлар Төркем:8 июнь көнне вафатлар Төркем:Питырбурда туганнар Төркем:1913 елда туганнар Төркем:11 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Биологлар