Әхәт Вилданов (1 август 1944 ел) — әдәбият белгече, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре кандидаты (1978). Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2007), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2009), Башкортстанның мәгариф отличнигы (2006). Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы (1994).
Биографиясе
Әхәт Ханнан улы Вилданов 1944 елның 1 августында БАССРның Макар районы Кәбәч бистәсендә туган. 1970 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1974 елдан Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли. 1982 елдан алып Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта: 1984-1990 елларда әзерлек факультеты деканы, 1993-2004 елларда башкорт әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1995-1996 елларда башкорт филологиясе факультеты деканы.
Гыйльми эшчәнлеге Әхәт Вилдановның фәнни тикшеренүләре башкорт әдәбияты тарихына багышланган. Мифтахетдин Акмулла, Ибраһим Абдуллин, Әнүр Вахитов, Рәшит Солтангәрәев һ. б. иҗаты турында тәнкыйть мәкаләләре авторы. 6 томлы «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) басмасы авторларының берсе, 60-тан артык фәнни хезмәт авторы.
Мактаулы исемнәре
Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия лауреаты (1990) Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2006) Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007) Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2009)
Хезмәтләре
Акмулла — яктылык җырчысы. — Уфа, 1981. Башкирские просветители-демократы XIX века. — М., 1981 (автордаш) .
Искәрмәләр
Чыганаклар
Шаһиев Ф. Акмулланың хак юлыннан — «Башкортстан» гәзите, 2014 й., 13 сентябрь.
Сылтамалар Сафуанов С.Г. Вилданов Әхәт Ханнан улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Төркем:Россиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстан галимнәре Төркем:Ишембай районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Башкортстанның мәгариф отличниклары Төркем:1944 елда туганнар Төркем:1 август көнне туганнар