Барый Сәяргали улы Сәяргалиев (1907—1964) — тел белгече. Филология фәннәре кандидаты (1956).
Биографиясе Сәяргалиев Барый Сәяргали улы 1907 елның 12 декабрендә Пермь губернасы Шадринск өязе (хәзерге Чиләбе өлкәсе Коншак районы) Коншак авылында туган.
1940 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Дәүләкән педагогия училищесында укыта башлый.
1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Хөрмәт Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.
1945 елдан Башкорт театр‑сәнгать училищесында уку‑укыту бүлеге мөдире вазифасын башкара.
1951-1964 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Башкорт филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәре булып эшли.
1960 елда нәшер ителгән «Башкорт телендә ярдәмче сүзләр» монографиясенең авторы. Башкортча‑русча (1958) һәм русча‑башкортча (1964) сүзлекләрен төзүдә катнаша.
1964 елда Уфада вафат була.
Бүләкләре
Кызыл Йолдыз ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хезмәтләре
Башкорт телендә ярдәмче сүзләр. — Уфа, 1960.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Сәяргалиев Барый Сәяргали улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:1964 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Пермь губернасында туганнар Төркем:1907 елда туганнар Төркем:12 декабрь көнне туганнар