Микаэл Леонович Таривердиев (әрм. Միքայել Լեոնի Թարիվերդիև; 15 август 1931 ел, Тифлис — 25 июль 1996 ел, Сочи) — совет һәм Россия композиторы. РСФСРның халык артисты (1986). СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1977).
Таривердиев 132 кинофильмга, бик күп спектакльгә музыка, шулай ук 100 дән артык җыр һәм романс, 4 балет, 4 опера, камера һәм вокаль цикллар, симфония, орган өчен 3 концерт, скрипка белән оркестр өчен 2 концерт һәм альт белән кыллы оркестр өчен концерт яза. Музыкаль мирасы композитор архивыннан һаман алып бетмәгәнПервый канал, 2011. Вечер музыки к 80-летию со дня рождения Микаэла Таривердиева.
Кинофильмнарга, бигрәк тә «Семнадцать мгновений весны», «Ирония судьбы, или С легким паром!» фильмнарына язылган музыка Таривердиевка аеруча зур танылу китерә.
Биографиясе Әрмән гаиләсендә туаСайт, посвящённый композитору. Тбилиси консерваториясе каршындагы урта музыка мәктәбендә фортепиано классында, Тбилиси музыка училищесында профессор Шалва Мшвелидзеның композиция классында укый.
Анасының киңәше буенча ул Ереван консерваториясенә керә, ел ярым укый. Әрмән телен сөйләшерлек өйрәнеп өлгерә.
1953-1957 елларда Гнесиннар исемендәге Мәскәү музыка-педагогия институтында (А. И. Хачатурянның композиция классы) укый, Мәскәү консерваториясенең Зур залында дебюты була, романсларын Зара Долуханова башкара.
1958 елда кинематографта дебюты була: «Юность наших отцов» фильмына музыка яза.
1960 нчы елларда Таривердиев Людмила Максаковага үлеп гашыйк була. Бер вакыт төнлә Ленинград проспекты буйлап машинада барганда юл буендагы куаклык арасыннан тәгәрмәч астына бер исерек килеп чыга. Максакова рульдә була. Таривердиев ГАИ га рульдә үзем идем дип әйтә.
Аны ике елга хөкем итәләр. Тикшерү дә ике ел бара һәм аны суд залыннан иреккә чыгаралар. Максакова исә аны көтеп тә тормыйча соңгы суд утырышыннан дуслары белән чыгып китә. Моннан соң Микаэл Максакова белән романын өзә. «Вокзал для двоих» фильмында аның тормышыннан бу эпизод экранлаштырылганМикаэл Таривердиев. Страницы жизни..
1983 елда Вера Гориславовна белән таныша. 13 ел бергә яшиләр.
1993-1996 «Яңа исемнәр» дигән хәйрия программасының сәнгать җитәкчесе була. Россия Кинематографистлар союзының Кино композиторлары гильдиясен оештыручы һәм аның президенты.
Сочидагы «Актер» санаториенда вафат була, Мәскәүнең Әрмән зыяратында җирләнгән.
1997 елда композиторның «Я просто живу» дигән китабы чыга.
Шәхси тормышы
Атасы: Леон Навасардович Таривердиев (1903, Таулы Карабах — 1977). Анасы: Сатеник Григорьевна Акопова (1902, Тифлис — 1976). Беренче хатыны: Елена Васильевна Андреева (1926-2000)На огонь смотрел и на солнце немигающими глазами — Известия. Икенче хатыны: Элеонора Маклакова — сәхнәләштерүче рәссам. Профессор. Өченче хатыны: Вера Гориславовна Таривердиева — музыка белгече, Микаэл Таривердиевның Хәйрия фонды президенты, «Биография музыки» дигән китап авторы (Микаэл Таривердиевның тормышы һәм иҗаты турында), Микаэл Таривердиев исемендәге Халыкара органчылар конкурсның арт-директоры. Улы (беренче хатыннан): Карен Микаэлович Таривердиев (28.05.1960 — 10.07.2014), Рязань югары һава-десант командалык училищесын тәмамлый, запастагы майор, ГРУ спецназ подразделениеләрендә төрле вазифаларда Әфганстан сугышында катнаша, ике Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә, берничә тапкыр авыр яралана. Отставкага чыккач, журналист булып эшли, Әфган сугышы турында хикәяләр яза. Россиянең үзәк вакытлы басмаларында нәшер ителә, бераз вакыт телевидениедә «Дорожный патруль» тапшыруында эшли.
Фильмнарга язылган музыкасы
Микаэл Таривердиев музыкасын язган я аның музыкасы файдаланылган фильмнар исемлеге:
«Человек за бортом», ВГИК студиясе (режиссёрлар Эльдар Шенгелая, Михаил Калик, Э. Абалов) 1958 — «Юность наших отцов» (режиссёрлар Михаил Калик, Борис Рыцарев), М. Горький исемендәге киностудия 1958 — «Из пепла» (режиссёр Хельмут Дзюба), Үзәк телевидение 1960 — «Десять шагов к Востоку» (режиссёрлар Виктор Зак һәм Хангилде Агаханов), Төркмәнфильм 1961 — «Длинный день» (режиссёр А. Гольдин), Свердловск киностудиясе 1961 — «Человек идёт за солнцем» (режиссёр Михаил Калик), Молдова-филм 1962 — «Мой младший брат» (режиссёр Александр Зархи), Горький исемендәге киностудия 1963 — «Большая руда» (режиссёр Василий Ордынский), Мосфильм 1964 — «До завтра» (Александр Давидсон), Тажикфильм 1964 — «До свидания, мальчики!» (режиссёр Михаил Калик), Мосфильм 1964 — «Добро пожаловать, или Посторонним вход воспрещён» (режиссёр Элем Климов), Мосфильм 1966 — «Прощай» (режиссёр Григорий Поженян), Одесса киностудиясе 1966 — «Последний жулик» (режиссёр Ян Эбнер), Рига киностудиясе 1966 — «Саша-Сашенька» (режиссёр Виталий Четвериков), Беларусьфильм 1966 — «Восточный коридор» (режиссёр В. Виноградов), Беларусьфильм 1967 — «Разбудите Мухина!» (режиссёр Я. Сегель), Горький исемендәге киностудия
1967 — «Спасите утопающего» (режиссёр Павел Арсенов), Горький исемендәге киностудия, Вадим Коростылев шигырьләре
1968 — «Маленький школьный оркестр» (режиссёрлар Александр Муратов, Николай Рашеев) 1968 — «Любить» (режиссёр Михаил Калик), Горький исемендәге киностудия 1968 — «Пассажир с „Экватора“» (режиссёр Александр Курочкин, Е. Камбурова башк.), Горький исемендәге киностудия 1968 — «Ошибка резидента» (режиссёр Вениамин Дорман), Горький исемендәге киностудия 1969 — «Король-олень» (режиссёр Павел Арсенов), Горький исемендәге киностудия, Вадим Коростылев шигырьләре 1969 — «Цена» (режиссёр Михаил Калик), Горький исемендәге киностудия 1970 — «Судьба резидента» (режиссёр Вениамин Дорман), Горький исемендәге киностудия 1971 — «Пятнадцатая весна» (режиссёр Инесса Туманян), Горький исемендәге киностудия 1972 — «Земля, до востребования» (режиссёр Вениамин Дорман), Горький исемендәге киностудия 1972 — «Спасённое имя» (режиссёрлар Д. Моторный, В. Дёмин), Молдова-Филм 1973 — «Семнадцать мгновений весны» (режиссёр Татьяна Лиознова), Горький исемендәге киностудия, 12 серия. 1974 — «Звёздная минута» (режиссёр Лев Кулиджанов), Горький исемендәге киностудия 1975 — «Ирония судьбы, или С лёгким паром!» (режиссёр Эльдар Рязанов), Мосфильм 1975 — «Ольга Сергеевна» (режиссёр Александр Прошкин), Мосфильм 1976 — «Золотая речка» (режиссёр Вениамин Дорман), Горький исемендәге киностудия 1976 — «Пропавшая экспедиция» (режиссёр Вениамин Дорман), Горький исемендәге киностудия 1978 — «Старомодная комедия» (режиссёрҙар Э. Савельева и Т. Березанцева), Мосфильм 1979 — «Дождь в чужом городе» (режиссёрлар Михаил Резникович, Владимир Горпенко), Довженко исемендәге киностудия 1980 — «Адам женится на Еве» (режиссёр В. Титов), Үзәк телевидение 1981 — «Мы, нижеподписавшиеся» (режиссёр Татьяна Лиознова), Горький исемендәге киностудия 1982 — «Возвращение резидента» (режиссёр Вениамин Дорман), Горький исемендәге киностудия 1983 — «Ученик лекаря» (режиссёр Борис Рыцарев), Горький исемендәге киностудия 1984 — «Медный ангел» (режиссёр Вениамин Дорман), Горький исемендәге киностудия 1984 — «Государственная граница. 4-нче фильм — Красный песок» (режиссёр Борис Степанов), Беларусьфильм 1986 — «Конец операции „Резидент“», (режиссёр Вениамин Дорман), Горький исемендәге киностудия 1987 — «Разорванный круг» (режиссёр Вениамин Дорман), Горький исемендәге киностудия 1987 — «Рейс сквозь память» (режиссёр Владимир Коновалов), ЦСДФ 1988 — «Аэлита, не приставай к мужчинам» (режиссёр Георгий Натансон), Мосфильм 1988 — «Комментарий к прошению о помиловании» (режиссёр И. Туманян), Горький исемендәге киностудия 1988 — «Порог» (режиссёр Р. Сергиенко), ЦСДФ 1989 — «По ком звонит колокол Чернобыля» (режиссёр Р. Сергиенко) 1989 — «Загадка Эндхауза» (режиссёр В. Дербенев), Мосфильм 1990 — «Хомо новус» (режиссёр Пал Эрдёш), Мосфильм 1990 — «Нелюдь» (икенче исеме — «В раю запрещена охота») (режиссёр Юрий Иванчук), Горький исемендәге киностудия 1991 — «Смерть в кино» (режиссёр К.Худяков), Мосфильм 1991 — «Я обещала, я уйду» (режиссёр В. Ахадов), Мосфильм 1991 — «Танцующие призраки» (режиссёрлар Е. Резников, Ю. Коротков), Мосфильм 1991 — «И возвращается ветер» (режиссёр Михаил Калик) 1992 — «Разыскивается опасный преступник» (реж. Гохакия), 1-нче төш 1992 — «Ночные забавы» (режиссёрлар В. Усков, В. Краснопольский) 1993 — «Русский регтайм» (режиссёр Сергей Урсуляк) 1994 — «Незабудки» (режиссёр Лев. Кулижанов), Горький исемендәге киностудия 1994 — «Империя пиратов» (режиссёр Г. Гердушян) 1994 — «Роман в русском стиле» (режиссёр А. Бренч) 1994 — «Отелло» (режиссёр Н. Синельников), Би-би-си 1994 — «Воровка» (режиссёрлар В. Усков, В. Краснопольский) 1994 — «Фитиль»: 3?? чыгарылыш, «…Страшнее пистолета» эпизоды (режиссёр В. Златоустовский) 1995 — «Летние люди (Дачники)» (режиссёр Сергей Урсуляк) 1997 — «Всё то, о чём мы так долго мечтали» (режиссёр Р. Фрунтов) 1998 — «Сочинение ко Дню Победы» (режиссёр Сергей Урсуляк), Горький исемендәге киностудия 2000 — «Тихие омуты» (режиссёр Эльдар Рязанов), Мосфильм 2009 — «Исаев» (режиссёр Сергей Урсуляк), Централ Партнершип 2012 — «Со мною вот что происходит» (режиссёр Виктор Шамиров), Другое кино, All Media.
Дискография
«Человеческий голос. Vox humana» урта гасырлар япон шагыйрьләре шигырьләренә вокаль цикллар. «Акварели», Леонид Мартынов, Белла Әхмәдуллина, Марина Цветаева, Евгений Винокуров шигырьләренә . «Ожидание» монооперасы, Роберт Рождественский шигырьләренә. Башкаралар: Зара Долуханова (сопрано), Нина Лебедева (сопрано), Мария Лемешева (сопрано), Нина Светланова (фортепиано), Микаэл Таривердиев (фортепиано), Б.Покровский исемендәге Камера театры оркестры, дирижер Владимир Агронский. «Я такое дерево. Автопортрет». Автор башкаруында Григорий Поженян, Эрнест Хэмингуэй, Людвик Ашкенази, Михаил Светлов, Андрей Вознесенский шигырьләренә монологлар, речитативлар, балладалар. «Авангард Микаэла Таривердиев».урта гасырлар япон шагыйрьләре шигырьләренә вокаль цикллар. «Акварели», Белла Әхмәдуллина, Семен Кирсанов, Марина Цветаева, Леонид Мартынов шигырьләренә вокаль цикллар, Владимир Малишевский шигырьләренә Соль тональлегендәге сюита, Ольга Кирьянова, Виктория Евтодьева, Татьяна Куинджи башкара. Фортепиано партиясе — Алексей Гориболь. «QUO VADIS» орган өчен әсәрләр: Орган өчен концерт «Кассандра» «Подражание старым мастерам» циклыннан ике хораль прелюдия. Орган өчен «Чернобыль» прелюдиясе, Екатерина Мельникова һәм Жан Пьер Стайверс башкаруында. «Настроения». Орган өчен: «Подражание старым мастерам» циклыннан алты хораль прелюдия. «Настроения» циклыннан 10 пьеса. Алексей Паршин башкаруында орган өчен өченче концерт. «Граф Калиостро». Ике пәрдәле комик опера. Б. Покровский исемендәге Мәскәү Камера театры солистлары һәм артистлары башкаруында. Дирижер — Владимир Агронский. «Запомни этот миг». Ике дискта Микаэл Таривердиев әсәрләре җыентыгы. «17 мгновений весны». Фильмга музыка. «Ирония судьбы». «Элекке осталарга охшату». «Ольга Сергеевна», «Ошибка резидента», «Медный ангел», «Пропавшая экспедиция», «Король-олень», «Пятнадцатая весна» кинофильмнарына музыкадан торган ике өлешле альбом. «Знаменитые песни из знаменитых фильмов». «Знаменитые инструментальные хиты». «Двое в городе». Микаэл Таривердиев башкаруында монологлар, речитативлар, балладалар, Ольга Дзусова (вокал) һәм Алексей Гориболь (ф-но) башкаруында. «Предчувствие любви». Микаэл Таривердиев мадригаллары «Меридиан» вокаль триосы башкаруында. «Не исчезает». Микаэл Таривердиев романслары һәм җырлары Галина Беседина һәм Сергей Тараненко дуэты башкаруында. «Ночные забавы. Тихая музыка». Соңгы еллар киносы музыкасы. «Воспоминание о Венеции. Тихая музыка». Соңгы еллар киносы музыкасы. «До свидания, мальчики!» 1960 нчы еллар киносы музыкасы. «Видение джаза». Маша Иткина башкаруында автор эшкәртүендәге яһүд җырлары. «Мгновения». Кино музыкасы. «Обещание любви». Кино музыкасы. «Микаэл Таривердиев и Эльдар Рязанов». «Семнадцать мгновений судьбы. От Кобзон до Глюкозы». Микаэл Таривердиев җырларының яңа версияләре. «Nostalgia». «Хиде-Хиде» япон дуэты башкаруында Микаэл Таривердиев музыкасы.