Лариса Глухова — Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы

Биография Лариса Глухова 1976 елның 30 августында ТАССРның Кукмара районы Кукмара авылында (хәзер Кукмара шәһәре) туа.

1998 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Университетны тәмамлаганнан соң, төрле вазыйфаларда эшли.

Хезмәт эшчәнлеге 1996-2001 елларда Казан шәһәре администрациясенең кулланучыларның хокукларын яклау буенча Казан шәһәр комитетының әйдәп баручы белгеч-юристы, баш белгеч – юристы.

2001-2005 елларда Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы белгече, бүлек башлыгы урынбасары булып эшли.

2005-2012 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты хокук идарәсенең дәүләт хокукы һәм икътисадны норматив көйләү секторы мөдире вазыйфасын башкара.

2012 елдан 2013 елның ноябренә кадәр “Татавтодор” ААҖ юридик бүлеге башлыгы булып хезмәт куя.

2013 елның ноябреннән 2017 елның июненә кадәр Татарстан Республикасы юстиция министры була.

2017 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы вазыйфасына билгеләнә.

Мактаулы исемнәре һәм  бүләкләре

«Татарстан Республикасының атказанган юристы» мактаулы исеме (2008) Татарстан Республикасы Президенты рәхмәте (2016)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Глухова Лариса Юрьевна — Татцентр.ру

Моны да карагыз

Төркем:Кукмара районында туганнар Төркем:Татарстанның атказанган юристлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар