Аделина Заһидуллина, Аделина Рөстәм кызы Заһидуллина (1993 елның 13 гыйнвары, РФ, БР, Уфа) ― спортчы-рапирачы, фехтование буенча җыелма команда составында 2020 елгы XXXII Җәйге Олимпия уеннары (Токио, Япония) чемпионы, икешәр мәртәбә дөнья (2016, 2019) һәм Европа (2016, 2019) чемпионы. Фехтование буенча Россия Федерациясенең халыкара класслы (2016) һәм атказанган (2018) спорт мастеры Загидуллина Аделина Рустемовна. Страница на сайте Федерации фехтования РБ.
Тәрҗемәи хәле 1993 елның 13 гыйнварында Уфада туган. 23нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (беренче тренеры – О. М. Шагаева), 5нче санлы Республика спорт профильле интернат-мәктәбе шәкерте, Уфаның фехтование буенча Олимпия резервларының республика спорт мәктәбе өчен чыгыш ясый (2011 елдан, тренеры ― Егор Андрей улы Попов). Башкорт физик тәрбия институтын (, ru) тәмамлаган. «Лейтенант» хәрби дәрәҗәсенә ия (2021).
Россиянең яшүсмерләр (2010 елдан), ил (2015 елдан) җыелма командалары әгъзасы. Армиянең Үзәк спорт клубы () өчен чыгыш ясый. Россиянең хатын-кыз рапирачылар рейтингында икенче булып бараОлимпиадада Россия һәм башка илләр данын дистәләрчә татар яклый. Азатлык радиосы, 23.07.2021.
Спорт күрсәткечләре Шәхси турнир 2020 – дөнья Кубогы этабы бронза призерыАделина Заһидуллина: «Беренче көрәш алдыннан анда ничек җиңелмәскә дип уйладым». ТР спорт министрлыгы сайты, 22.02.2020 2018 – хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионатының бронза призеры 2015 – Европа уеннарының бронза призеры 2014 – яшьләр арасында Европа беренчелегенең көмеш призеры 2013 – яшүсмер кызлар арасында Европа беренчелегенең көмеш призеры 2014 – хатын-кызлар арасында Россия чемпионатының көмеш призеры 2016, 2017 – хатын-кызлар арасында Россия чемпионатының бронза призеры 2017 – Россия Кубогының көмеш призеры 2018, 2019 – Россия Кубогының бронза призеры 2013 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе 2015 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры 2014 – Россия Яшьләр спартакиадасының бронза призеры 2010 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры 2011 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе
Команда турниры 2021 – Токиода узган 2020 елгы XXXII Җәйге Олимпия уеннары чемпионы (Япония, 2021)Adelina Zagidullina. olympedia.org 2017 – дөнья чемпионатының бронза призеры 2019 – дөнья чемпионатының җиңүчесе 2017 – хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионатының бронза призеры 2018, 2019 – хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионатының җиңүчесе 2017, 2018 – дөнья Кубогы этаплары җиңүчесе һәм көмеш призеры 2017 – Европа чемпионатының көмеш призеры 2019 – Европа чемпионатының җиңүчесе 2016 – хатын-кызлар арасында дөнья һәм Европа чемпионы 2011, 2012 – яшүсмер кызлар арасында дөнья беренчелегенең бронза призеры 2015 – I Европа уеннары җиңүчесе 2014, 2015 – яшьләр арасында Европа беренчелеге җиңүчесе 2012 – яшүсмер кызлар арасында Европа беренчелегенең бронза призеры 2013 – яшүсмер кызлар арасында Европа беренчелегенең көмеш призеры 2010 – кадетлар арасында Европа беренчелегенең көмеш призеры 2016, 2017 – Россия чемпионатының бронза призеры 2013, 2015, 2018 – Россия Кубогы җиңүчесе 2011 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры 2012 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе 2013 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең бронза призеры 2014 – Россия Яшьләр спартакиадасының көмеш призеры 2007, 2008 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе 2009, 2010 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры 2008, 2009, 2010, 2011, 2012 – юниорлар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры, җиңүчесе (2010), бронза призеры (2009) Башка ярышлар 2023, гыйнвар ― Мәскәү өлкәсенең Новогорск шәһәрендә узган фехтование буенча Бөтенроссия ярышларында ― бронза призер.Дарья Субботина. Рапиристка из Уфы Аделина Загидуллина взяла бронзу на всероссийских соревнованиях по фехтованию. ИА «Башинформ», 13.01.2023 2023, март ― Тегеранда (Иран) узган NOWRUZ GAH Fening Olympiad халыкара турнирында ― бронза призер.Эдуард Кускарбеков. Рапиристка из Уфы Аделина Загидуллина завоевала «бронзу» на международных соревнованиях в Иране ИА «Башинформ», 14.03.2023
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 — Дуслык ордены (РФ) — Ватан спортын үстерүгә зур өлеш кертүе, югары спорт казанышлары, Токио шәһәрендә (Япония) узган 2020 елгы XXXII Олимпиада уеннарында күрсәткән җиңүгә омтылыш, ныклык һәм максатчанлык өчен Указ Президента Российской Федерации от 11 августа 2021 года № 463 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». 2021 — Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры. Сылтамалар Загидуллина Аделина Рустемовна. Страница на сайте Федерации фехтования РБ
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Россия фехтовальщиклары Төркем:Фехтование буенча Олимпия чемпионнары Төркем:Олимпия чемпионнары Төркем:2020 елгы җәйге Олимпия уеннары чемпионнары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары