Арда Туран (; 1987 елның 30 гыйнвары, Истанбул, Төркия) — Төркия футболчысы, «Галатасарай» клубы ярымсакчысы. Төркиянең милли җыелма командасы өчен чыгыш ясаган, команданың капитаны булган.

Клуб карьерасы

«Галатасарай» Туран — Төркиянең «Галатасарай» командасында тәрбияләнгән, академиясенә ул 12 яшендә укырга керә. 18 яшьтә Арда «Манисаспор»га арендага бирелә. 2007/08 сезонда Туран үзенең беренче чемпион титулын яулый.

«Атлетико Мадрид» 2011 елның 10 августында Арда 4 елга контракт төзеп «Атлетико Мадрид»ка күчәArda Turan'ın Transferi Konusunda Anlaşma Sağlandı. Трансфер суммасы 12 млн евро тәшкил иткән һәм Туран тарихта Төркиянең иң кыйммәтле футболчысы була.

Футболчы үзе өчен 11 нче уен номерын сайлаган. Яңа клуб өчен 2011 елның 28 августында «Осасуна»га каршы матчта, икенче таймда алмашка чыгып дебют ясый. Европа лигасында 2011 елның 15 сентябрендә старт составында «Селтик»ка каршы матчта дебют ясый. 2011 елның 30 ноябрендә Туран Европа лигасында «Селтик»ка каршы уенда «Атлетико Мадрид» өчен беренче голын кертә. 2011 елның 11 декабрендә Арда Испания чемпионаты кысаларында беренче голын кертә.

Составында Арда Туран да уйнаган «Атлетико» 2012 елда УЕФА Европа лигасы җиңүчесе була.

«Барселона» 2015 елның 6 июлендә «Барселона»га күчә. Трансфер суммасы 34 млн евро тәшкил иткән. 2016 елның 3 мартында «Райо Вальекано»га каршы матчта Туран «Барселона» өчен беренче голын кертә.

2016 елның 6 декабрендә Арда Чемпионнар лигасының 6 нчы туры кысаларында «Белоруссия Менхенгладбах» капкасына өч туп кертә, нәтиҗәдә, «Барселона» 4:0 исәбе белән җиңә. «Истанбул Башакшехир» 2018 елның 10 гыйнварында «Истанбул Башакшехир» тренеры Абдулла Авджи Туран күчүе турында әйткәнEl entrenador del Basaksehir anuncia el fichaje de Arda Turan. 13 гыйнварда «Барселона» ярымсакчы күчүе турында игълан иткәнAcuerdo con el Estambul Basaksehir FK para la cesión de Arda Turan. Төркия футболчысы яңа клуб белән 2,5 елга аренда турындагы контрактка кул куяOficial: Arda se va cedido al Basaksehir hasta junio de 2020. «Барселона» уенчыны 2020 елга кадәр башка клубка сату хокукын үз артыннан саклап калган.

«Галатасарай» «Барселона» белән контрактны тәмамлагач, Туран «Галатасарай»га әйләнеп кайтаАрда Туран вернулся в «Галатасарай» спустя 9 лет.

Җыелма команда карьерасы Арда Туран Төркиянең төрле яшьләр җыелма командалары өчен уйнаган, ә төп команда өчен 2006 елда чыгыш ясый башлаган. 2008 елгы Европа чемпионатына заявкага кертелгән.

Арда футбол буенча 2010 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу турниры кысаларында җыелма команда өчен 2 гол керткән. Туран Эстониягә каршы матчта 2010 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының сайлап алу турниры матчында Төркия җыелма командасының 600 голын керткән.

Футбол буенча 2012 елгы Европа чемпионатына сайлап алу турниры вакытында Төркия җыелма командасы өчен дүрт гол керткән.

Казанышлар

Команда өчен «Галатасарай»

Төркия чемпионы: 2007/08 Төркия Кубогы иясе: 2004/05 Төркия Суперкубогы иясе: 2008

«Атлетико Мадрид»

Испания чемпионы: 2013/14 Испания Кубогы иясе: 2012/13 Испания Супер Кубогы иясе: 2014 УЕФА Европа лигасы иясе : 2011/12 УЕФА Суперкубогы иясе: 2012

«Барселона»

Испания чемпионы (2): 2015/16, 2017/18 Испания Кубогы иясе (3): 2015/16, 2016/17, 2017/18 Испания Суперкубогы иясе: 2016

Шәхси

Төркия чемпионатының иң яхшы уенчысы: 2008, 20092009 Spor Ödülleri /Лучший игрок года — Арда Туран Төркия чемпионатының иң яхшы ассистенты: 2009, 2010 IFFHS Европаның иң популяр футболчысы: 2009Рейтинг популярности IFFHS-2009

Искәрмәләр

Сылтамалар

Барселона сайтында профиль Атлетико сайтында профиль.

Төркем:Төркия футболчылары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1987 елда туганнар Төркем:30 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар