Әсгать Мохтар (әдәби тәхәллүсе, тулы исем-фамилиясе Әсгать (Әскад) Мохтар улы Мохтаров Мохтар (Мохтаров) Әсгать (Әскад) / Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 167нче бит, , 23 декабрь 1920 — 17 апрель 1997) — Үзбәкстан ССРның халык шагыйре, язучы, тәнкыйть мәкаләләре авторы.

Биография Әсгать Мохтар 1920 елның 23 декабрендә Фәрганәдә туа. 11 яшьтә ятим кала, балалар йортында тәрбияләнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1938 елда Урта Азия дәүләт университетына (1960 елдан Ташкент Дәүләт университеты, 2008 елдан Үзбәкстан милли университеты) укырга керә.

Ташкентка күченгәч, 1957-69 елларда Үзбәкстан Язучылар берлегенең секретаре булып эшли, республиканың «Звезда Востока», «Гулистан» кебек үзәк басмаларында баш мөхәррир була.

Иҗаты 1938 елдан үзенең иҗатын вакытлы матбугатта бастыра башлый. Әсгать Мохтар үзбәк әдәбиятына хезмәт кешесе темасын кертә: Әсгать Мохтар – «Булат коючы» (, 1947), «Зур юлда» («Катта йўлда», 1949) поэмалары, «Хөрмәтле кардәшләрем» («Ҳамшаҳарларим», 1949), «Рәхмәт, сөеклем» («Раҳмат, меҳрибоним», 1954), «99 миниатюра» (1962) шигъри җыентыклары, «Елгалар кушылган җирдә» («Дарёлар туташган жойда», 1950), «Каракалпак кыйссасы» («Қора-қалпоқ киссаси», 1958) повестьлары, «Апа-сеңелләр» («Опа-сингиллар», 1955), «Туу» («Туғилиш», 1961), «Дәвер минем тәкъдиремдә» («Давр менинг тақдиримда», 1964), «Чинар» («Чинор», Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт бүләге, 1968, татарча басмасы – 1976), «Күзгә йокы кермәгәндә...» («Тундаликлар...», 1997) романнары, берничә пьеса, А. Пушкин, М. Лермонтов, А. Блок, К. Симонов, У. Шекспир, , Софокл әсәрләренең тәрҗемәләре авторы.Әсгать Мохтар. Татарская энциклопедия TATARICA Роман-поэмаларында үзбәк хатын-кызларының «уянуы», көрәшчеләр, үзбәк халкының тарихы тасвирлана.

Әсгать Мохтарның әдәби-тәнкыйть мәкаләләре дә бар. А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, М.Горький, В. В. Маяковский, А. А. Блок, Т. Г. Шевченко һ. б. классикларның әсәрләрен үзбәк теленә тәрҗемә итә.

Үзбәкстанда татар әдәбиятын пропагандалый. Җирле вакытлы матбугатта Г. Тукай, М. Җәлил, Г. Әбсәләмов, Һ. Такташ тормышын һәм иҗатын чагылдырган мәкаләләр бастыра, Тукайның (1946, 1961, 1986) һәм Җәлилнең (1958, 1982) шигырьләр җыентыкларын нәшер итүгә әзерли (җыентыкны төзүче, кереш сүз авторы һәм кайбер шигырьләрнең тәрҗемәчесе буларак).

Язучының әсәрләре рус, инглиз, беларус, украин, кытай, румын, һинди, урду һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән.

«Чинара» романы өчен Хәмзә исемендәге Республика Дәүләт премиясе ала. Ике орден һәм медальләргә ия була.

1997 елда Ташкентта вафат була.

Әсәрләре «Булат коючы» (1947) поэмасы; «Хөрмәтле кардәшләрем» (1949) шигырьләр җыентыгы; «Булат шәһәре» (1950) очерклар һәм хикәяләр җыентыгы; «Чинара» романы һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1959 ― Хезмәт Кызыл Байрагы ордены 1973 ― Үзбәк ССР Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе ― «Чинара» романы өчен 1980 ― Үзбәк ССР Халык язучысы 1980 ― Халыклар Дуслыгы ордены 2003 ― «Бөек хезмәтләре өчен» ордены (вафатыннан соң) «Дустлик» ордены медальләр

Искәрмәләр

Сылтамалар Интертат.ру. [Үзбәкстанның иң мәшһүр татары. https://intertat.tatar/news/zb-kstanny-un-m-sh-r-tatary-5726193] Әсгать Мохтар. Татарская энциклопедия TATARICA

Төркем:Үзбәкстан халык шагыйрьләреТөркем:Үзбәкстан ССР халык язучылары Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләрТөркем:ССРБ шагыйрьләреТөркем:Үзбәкстан шагыйрьләреТөркем:XX гасыр шагыйрьләреТөркем:Әлифба буенча язучыларТөркем:ССРБ язучыларыТөркем:Үзбәкстан язучыларыТөркем:XX гасыр язучыларыТөркем:ССРБ тәрҗемәчеләреТөркем:Бөек хезмәтләр өчен ордены (Үзбәкстан) кавалерларыТөркем:Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге премиясе лауреатларыТөркем:Үзбәк шагыйрьләреТөркем:Үзбәк телле язучыларТөркем:Ташкәнт Урта Азия университетын тәмамлаучылар