Әхмәтвәлиев Расих Хасип улы (27 декабрь 1956 ел) — рәссам. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2010). 1992 елдан РФ Рәссамнар берлеге (1992), Maison des Artistes (France, 2002) әгъзасы.
Биографиясе Расих Хасип улы Әхмәтвәлиев 1956 елның 27 декабрендә Башкорт АССРның Чишмә районы Бәкәй авылында дөньяга килә
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуын Уфа музыка-педагогия училищесының художество-графика факультетында дәвам итә. Училищены тәмамлагач, 1976 елда Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1981 елда институтның художество-графика факультетын тәмамлый.
«Инйәр» иҗади төркеме әгъзасы (1989-1993), 1992 елдан алып РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы, 1990 елдан алып татар рәссамнарының «Чыңгызхан» иҗади берлеге әгъзасы.
1991 елда Америка Кушма Штатларында эшли.
2002 — 2008 елда Франциядә яши һәм эшли (Онфлер, Париж ш.), ул анда Bartoux галереясы белән хезмәттәшлек итә, 2009 елда — Visio dell'Arte, Paris галереясы белән Франциянең "Көзге салон", Карузель Де-Лувр париж күргәзмәләрендә катнаша. Париж, Онфлер, Сan-Поль Ванс, Межев, Куршавель калаларының Роберт Барто галереяларында даими экспозицияләре бар.
Кубист техникасында эшли, үз эшләренең стилен фигуратив сәнгать дип исәпли. Сынлы сәнгатенең төп темасы — хатын-кыз матурлыгы, кыю җайдак образы.
Рәссамның картиналары Третьяков дәүләт галереясында, М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Новосибирск дәүләт сәнгать музеенда, Тулуз Лотрек музеенда (Париж, Франция), Лондон сәнгать академиясендә (Англия), «Казан» милли-мәдәни үзәгендә (Казан), «Мирас» галереясында (Уфа), «Academia» сәнгать галереясында (Уфа), ГНИ «Урал» МК һәм НП БР (Уфа) саклана.
Эшләре «Ню» (2001), «Җәйге җил» (1997), «Чәчкә исе» (De fleur Parfum) (2002), «Les transparantes cavaliers» (2008) һ. б.
Күргәзмәләре 1983 елдан алып күргәзмәләрдә катнаша. Республика һәм бөтенсоюз сәнгать күргәзмәләре катнашучысы.
Шәхси күргәзмәсе Франциядә «Сант-Катерин» галереясында үтә.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2010) «Туран» бәйсез мәдәният фондының Беренче Халыкара бәйсез мәдәният премиясе лауреаты (Казан)
Сылтамалар
Әхмәтвәлиев Рәсих Хасип улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Региональное отделение Всероссийской творческой общественной организации «Союз художников России» Республики Башкортостан Галерея «Мирас» Памяти Сергея Кускова Argaleres.COM Расих Ахметвалиев. Живописец счастья Вәлиева Розалия. Уфа «Арт-клуб»ында рәссам Рәсих Әхмәтвәлиев белән очрашу була // ИА «Башинформ», 26 февраля 2020.
Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:ССРБ рәссамнары Төркем:Башкортстан рәссамнары Төркем:Чишмә районында туганнар Төркем:Татар рәссамнары