Сәфәргалин Таеп Әюп улы () — (1907 ел - 19 август 1943 ел) — 112-нче Башкорт атлы төмәне сугышчысы,гвардия рядовое, кызылармеец, ефрейтор. Кызыл Йолдыз ордены (1943) кавалеры.

Биографиясе Сәфәргалин Таеп Әюп улы 1907 елда хәзерге Башкортстанның Учалы районы Кодаш авылында туган. 1941 елда Учалы район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алынаШаймуратовцы. САФАРГАЛИН Таип Аюпович. 64-нче гвария укчылар дивизиясенең 160 нчы гвардия укчылар полкында, 54-нче гвардия укчылар дивизиясендә, 112-нче атлы дивизиясе 275-нче атлы полкының 4-нче эскадронында кылыччы, пулеметчы булып хезмәт итә.

Иптәш Сәфәргалин немец оккупантлары белән сугышта искиткеч каһарманлык һәм батырлык күрсәтә. Алышка һәр вакыт беренчеләр исәбендә бара. Курск өлкәсенең Озерки авылы янында оборонада булып, дошманның ун ике солдатын юк итә. 1942 елның 19 ноябрендәге соңгы сугышта дошманның бер танкын юк итә. Дошман белән көчле сугышларда каты яралар ала. Бу батырлыгы өчен кызылармеец Сәфәргалин Таеп Әюп улы 1942 елның 17 декабрендә Кызыл Йолдыз орденына лаек булаПамять народа.Сафаргалин Тали Аюпович Картотека награждений.

Пулеметчы ефрейтор Сәфәргалин Таеп Әюп улы 1943 елның 19 августында Ростов өлкәсе территориясендә барган яуда һәлак була. Ростов өлкәсенең Куйбышев районы Елизаветинка авылында җирләнгән.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шаймуратов. САФАРГАЛИН Таип Аюпович Память народа.Сафаргалин Тали Аюпович Картотека награждение

Чыганаклар

ЦАМО Картотека: Картотека награждение Расположение документа: шкаф а, ящик 2 Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:Ростов өлкәсендә вафатлар Төркем:1943 елда вафатлар Төркем:19 август көнне вафатлар Төркем:Учалы районында туганнар Төркем:Башкортстанда туганнар Төркем:1907 елда туганнар