Молла Нәсреддин () — Тифлиста (1906—1914, 1917), Тәбриздә (1921) һәм Бакыда (1922—1931) нәшер ителгән азәрбайҗан атналык әдәби-сәнгать иллюстрацияле сатирик журнал. 25 ел эчендә журналның 748 чыгарылышы басылып чыккан (Тифлиста — 340, Тәбриздә — 8, Бакыда — 400).

Тарих

Журналга 1906 елда Тифлиста Җәлил Мамедкулизадә нигез салаШариф Аз. Молла Насреддин // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М.: Советская энциклопедия, 1967. — Т. IV (Лакшин — Мураново). — С. 925.. Журнал 1912 елның мартына кадәр чыга. 1913 елның гыйнварында журнал яңадан торгызыла, ә 1914 елның октябрендә ябыла. Акыл иясе Молла Нәсреддин исеме белән аталган журнал 1905—1907 еллардагы революция идеяләрен, шулай ук Кавказ аръягындагы эш хәрәкәте идеяләрен чагылдыра. Ул бөтен Якын, Урта Көнчыгыш буенча киң таралган була һәм демократик матбугат үсешенә йогынты ясый. Журнал патриархаль-феодаль гореф-гадәтләрне фаш итә, гади халыкны ирек өчен көрәшкә чакыра, шулай ук Көнчыгыш илләрендәге империализмга һәм деспотик режимнарга каршы чыга. 1917 елда басма яңадан торгызыла, әмма шул ук ел ахырында өзелә, чөнки журнал 1917 елда цензура тарафыннан тыелаFamous Personalities of Nakhchivan: Jalil Mammadguluzadeh . Shexsiyyeter.nakhchivan.az.

1921 елда «Молла Нәсреддин» күпмедер вакыт Тәбриздә чыга. Ә 1922 елдан 1931 елга кадәр Бакыда нәшер ителә. Аның битләрендә Азәрбайҗанның Мирзә Әләкпәр Сабир, Әбдүррәһим-бәк Ахвердиев, Гамгүсар, Мәммәд Сәид Ордубади, Әвәз Садык һ.б. кебек алдынгы язучылар һәм Әзим Әзимзадә, Иосиф Роттер, Оскар Шмерлинг кебек рәссамнар басыла.

Совет чорында, хакимият эшчеләр һәм крестьяннар кулына күчкәч, журнал битләрендә артта калу һәм наданлык белән көрәшү, дини фанатизм һәм ришвәтчелек, Азия һәм Африканың колониаль азат итү өчен көрәшкә өндәүләрне күрергә мөмкин булган. Бу вакытта искелеккә каршы көрәш бара.

Журнал идеологик яктан социализм төзелешенә зур мораль ярдәм күрсәтә. Журналның сатирик стиле көлү һәм ирония белән сугарылган. Мирза Җәлил кулланган стиль халыкка якын һәм аңлаешлы булган. Бернинди аңлатмалар һәм шәрехләр таләп ителмәгән. Аерым подтекст булдыру өчен эмоциональ, ироник тел ярдәмендә лексик, фразеологик һәм грамматик чаралар кулланылган. Алар төрле аралашу алымнарына бай булган.

Журнал йогынтысы ярдәмендә Азәрбайҗанда азәрбайҗан телендә «Бәхлүл» (1907), «Зәнбур» (1909—-1910), «Мират» (1910), «Ары» (1910—1911), «Кәлнийәт» (1912—1913), «Ләк-ләк» (1914), «Түти» (1914—1917), «Мәзәл» (1914—1915), «Бабайи-Әмир» (1915—1916), «Тартан-партан» (1918), «Шәйпур»(1918—1919), «Зәнбүр» (1919), «Мәшәл» (1919—1920), шулай ук рус телендә: «Егет» (1907—1918), «Вай-вай» (1908), «Бакинское горе» (1908—1909), «Бич» (1909—1915), «Адская почта» (1909—1910), «Бакинские стрелы» (1910), «Барабан» (1912—1913) һәм башка журналлар барлыкка килә.

Журналдагы карикатуралар

Искәрмәләр

Сылтамалар

«Молла Насреддин»: Charlie Hebdo по-азербайджански Molla Nasreddin: The Magazine That Would’ve, Could’ve, Should’ve Байрам Гаджизаде. История вековой карикатуры

Әдәбият

Касумов М. Боевой революционно-демократический журнал «Молла Насреддин», Баку, 1960 Шариф А. Рождение Молла-Насреддина. — Баку, 1968 Пашаев А. «Молла Насреддин»: друзья и враги. — Баку, 1982 Шариф Аз. Молла Насреддин // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М.: Советская энциклопедия, 1967. — Т. IV (Лакшин — Мураново). — С. 925.

Төркем:Әлифба буенча журналлар Төркем:1906 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Азәрбайҗан телендә журналлар Төркем:Русча журналлар Төркем:Русия империясе журналлары Төркем:СССР журналлары Төркем:Сатирик журналлар