|стиль_изображения = |подпись = Lockheed C-130 Hercules |стиль_подписи = |стиль_заголовков = background-color:#0066FF; width:600px;color:white; |стиль_меток = background: #eee; text-align: center; width:100px; |стиль_текста = text-align: center;

|заголовок1 = Гомуми мәгълүмат |метка1 = |текст1 =

|заголовок3 = |метка3 = Дата |текст3 = 4 июль, 2021 ел

|заголовок4 = |метка4 = Вакыт |текст4 = 11:30 (UTC+8)

|заголовок6 = |метка6 = Афәт төре |текст6 = җиргә егылып төшү, яну

|заголовок7 = |метка7 = Сәбәп |текст7 = тикшерелә (техник җитешсезлекләр , очып китү-утыру полосасыннан читкә чыгу) |заголовок8 = |метка8 = Урын |текст8 = Филиппин, Патикул |заголовок9 = |метка9 =Үлүчеләр |текст9 = 50 (якынча яртысы)

|заголовок10 = Очкыч |метка10 = |текст10 =

|заголовок11 = |метка11 =Очкыч төре |текст11 = Lockheed C-130 Hercules

|заголовок12 = |метка12 =Aвиаширкәт |текст12 =Филиппин ХҺК

|заголовок13 = |метка13 = Борт номеры |текст13 = 5125

|заголовок14 = |метка14 =Очып китү урыны |текст14 = Пасай (Филипин)

|заголовок15 = |метка15 =Очып килү урыны |текст15 = Холо (Филипин)

|заголовок16 = |метка16 =Рейс |текст16 =

|заголовок17 = |метка17 =Чыгарылу вакыты |текст17 = 1988

|заголовок18 = |метка18 =Юлчылар саны |текст18 = 88 (96)

|заголовок19 = |метка19 =Экипаж саны |текст19 = 8

|заголовок20 = |метка20 =Исән калганнар |текст20 = 49 }} 2021 елның 4 июлендә Филиппин Хәрби-һава көчләренең (PAF) Lockheed C-130 Hercules самолеты Патикул (Сулу, Филиппин) шәһәре янында һәлакәткә очраган. Казада, ким дигәндә, 50 кеше һәлак булган, шулардан 47 кеше самолетта һәм тагын 3 есе җирдә һәлак булган. Очкыч Холо утравына террорчылык белән көрәш өчен юнәлгән хәрбиләрне алып барган. Бу вакыйга – Филиппинның хәрби тарихында иң куркыныч авиация һәлакәтләренең берсе, июнь-июль айларында Филиппинда икенче авиаһәлакәтФилиппинда хәрби очкыч казасы: корбаннар саны 50гә җиткән. Азатлык радиосы, 5.07.2021.

Мәгълүмат Очкыч Һәлакәткә очраган очкыч ― Lockheed C-130 Hercules, борт номеры ― 5125. Элек Америка Кушма Штатлары Хәрби-һава көчләренең очкычы булган. Филиппин Хәрби-һава көчләре (PAF) очкычны Кушма Штатлар Хөкүмәтенең оборона һәм куркынычсызлык өлкәсендә хезмәттәшлек буенча агентлык гранты хисабына 2021 елның гыйнварында сатып алган булган.

Каза 2021 елның 4 июлендә очкыч Филиппинның Пасай шәһәрендәге Вильямор авиабазасыннан (en) очып китә һәм Кагаян-де-Оро шәһәрендәге Лумбия аэродромына (en) юл тота. Кагаян-де-Ородан очкыч хәрбиләрне Холо (en) шәһәренә (Сулу провинциясе) илтә китә. Сәгать 11: 30 да (UTC+8) очкыч Холо аэропортына утырырга омтылганда һәлакәткә очрый. Очкыч очып китү-утыру полосасыннан читкә чыга, якындагы Патикул шәһәренең аз халык яши торган районында карьерга бәрелә һәм җиргә мәтәлеп төшеп яна .

Һәлакәт булган вакытта бортта 96 пассажир, шул исәптән 3 пилот, 5 экипаж әгъзасы һәм 84 Филиппин армиясе хәрбиләре булган . Бортта шулай ук биш хәрби машина булган .

Бортта 47 пассажир һәм 3 граждан заты һәлак булган, шул ук вакытта бортта 49 пассажир һәм җирдә 4 граждан заты җәрәхәт алган.

Бу вакыйга – Филиппинның хәрби тарихында иң куркыныч авиация һәлакәтләренең берсе.

Хәрбиләр һәлакәт самолетка һөҗүм итү аркасында килеп чыккан дигән фаразны төшереп калдыра.

Кайтаваз Филиппин хәрбиләренең Сулу берләштерелгән оператив төркеме (Jtf Сулу) һәлак булганнарның гәүдәләрен эзләү-коткару эшләре үткәрә, шулай ук исән калганнарга ярдәм күрсәтә .

Филиппин Милли полициясенең Бангсаморо (en) автономияле районы полиция төбәк бүлекчәсенә (PRO BAR) шулай ук хәлгә бәйле рәвештә урыннарда хәрбиләргә һәм зыян күргән граждан затларына ярдәм күрсәтү йөкләнгән . Америка Кушма Штатларының Маниладагы илчелеге шулай ук авиакатастрофада зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә сүз биргән .

Искәрмәләр

Төркем:8 гыйнвар Төркем:2020 ел Төркем:Авиаһәлакәтләр Төркем:Филипинда авиаһәлакәтләр