Бөгелмә () ― Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә урнашкан тимер юл станциясе. Куйбышев тимер юлының Инза ― Чишмә сызыгына карый. 1911 елда ачылган.

Тарих

Куйбышев тимер юлының Инза ― Чишмә сызыгында урнашкан. Вокзалы 1912 елда төзелгән. 2005 елда төзекләндерелгән. Бу ― 2нче каттан перронга чыгу юлы булган ике катлы бина, вокзал комплексына 2 утырту платформасы һәм вокзал яны мәйданы керә. Башкарылучы эш күләме буенча Бөгелмә вокзалы өченче класска карый. Поездларның уртача тәүлеклек саны 14 пар (бару / кайту) тәшкил итә.

Шәһәр яны поездлары Станция буенча шәһәр яны поездлары 2013 елдан бирле гамәлдән чыгарылган. Элек Яр Чаллы, Кандра, Мәләкәс станцияләренә кадәр шәһәр яны поездлары (РА1 һәм РА2) йөргән. Ерак араларга йөрүче поездлар 2018 ел графигы буенча станция аша түбәндәге ерак араларга йөрүче поездлар йөргән: Поездларның ел әйләнәсе хәрәкәте Поезд № ы Хәрәкәт маршруты Поезд № ы Хәрәкәт маршруты 115 Уфа — Мәскәү 116 Мәскәү — Уфа 347 Уфа — Санкт-Петербург 348 Санкт-Петербург — Уфа 354/353 Пермь — Адлер 354/353 Адлер — Пермь 391 Чиләбе — Мәскәү 392 Мәскәү — Чиләбе 609 Уфа — Сембер 610 Сембер — Уфа

Поездларның сезонлы хәрәкәте Поезд № ы Хәрәкәт маршруты Поезд № ы Хәрәкәт маршруты 452/451 Ижевск — Адлер 452/451 Адлер — Ижевск

Хезмәт күрсәтү ял итү бүлмәләре; кәрәзле телефоннарга зарядка; беренче чиратта кирәкле товарларны сату; саклау камерасында кул йөген саклау; билет бәясе турында язмача белешмә бирү; факсимиль элемтә куллану; корреспонденцияне экспресс-илтеп бирү; душны куллану; микродулкынлы мичтән файдалану; багажны / йөк багажын кабул итү һәм җибәрү; югары комфортлы залда булу; таксига заказбирү; ксерокүчермә ясау.

Станциядә башкарылучы коммерцияле операцияләр Пассажирларга билет сату. Багаж кабул итү, бирү Вагонлап килгән йөкләрне кабул итү / җибәрү (ачык мәйданнарда) Вак йөкләрне кабул итү / җибәрү (ябык складларда) Вагонлап килгән һәм вак йөкне кабул итү / җибәрү (килү юлларында) Вагонлап килгән йөкләрне кабул итү / җибәрү (ябык складларда) Йөкләрне универсаль контейнерларда (3 һәм 5т) кабул итү / җибәрү Вак йөкләрне кабул итү / җибәрү (ачык мәйданнарда)

Фотогалерея

Сылтамалар Железнодорожный вокзал Бугульма на сайте www.zd-vokzal.ru Моны да карагыз Бөгелмәдә Ярослав Гашек музее Искәрмәләр

Төркем:Куйбышев тимер юлы станцияләре Төркем:1911 елда ачылган тимер юл станцияләре Төркем:Бөгелмә Төркем:Татарстан тимер юл станцияләре