Рафаэль Билалов, шулай да Рафаэль Нури () (1940-1999) — татар композиторы, пианист, Казан дәүләт консерваториясенең композиция классы профессоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Почет ордены иясе (1991). Музыка мәдәниятенең тарихы белән бәйләнгән фәнни хезмәтләр авторы.
Тәрҗемәи хәле Рафаэль Билялов 1940 елның 1 февралендә Казанда туды. 1966 елда Казан консерваториясенең фортепиано һәм композиция бүлекләрен А. Леман классы буенча тәмамлый һәм шунда ук 1969 елга кадәр ассистентурада белем алуын дәвам итә. 1966 елдан консерваториядә музыкаль-теоретик предметлар укыта һәм композиция классы алып бара. Аның укучылары арасында Рәшид Абдуллин, Резеда Әхиярова, Луиза Батыр-Болгари, Риф Ильясов, Виталий Харисов һ. б.
Пианист буларак Р. Белялов БДБ, РФ, ТР шәһәрләрендә үз әсәрләрен даими башкара. Композиторның әсәрләре милли концерт һәм педагогик репертуарга нык үтеп керә. Шулай да аның әсәрләре Татарстанның әйдәп баручы солистлары, ягъни М.Сираҗетдинов, Ф. Хәсәнова, Э. Монасзон кебек пианистлар; Ш. Монасыйпов, М. Әхмәтов кебек скрипкачылар; Р. Ибраһимов кебек җырчылар һәм Н. Рахлин, Ф. Мансуров кебек дирижерлар тарафыннан башкарыла.
Аның әсәрләре халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә («Европа–Азия», 1994, 1998, 2000) башкарыла, Япониядә фортепиано дуэтлары өчен халыкара композицияләр конкурсларында (1995, 1999) ике тапкыр мактау дипломнарына һәм медальләргә лаек була.
Р. Белялов 1995 елда Халыкара фортепиано дуэтлары ассоциациясенә кертелә. Рафаэль Билалов изге Рамазан ае вакытында 1999 елда вафат була.
Әсәрләре
"Джесси Найслэнд" мюзиклы (1996) "Татарстан — туган ягыбыз" (), баритон, хор һәм симфоник оркестр өчен (1999) Фортепиано өчен концерт () (1966) Фортепиано һәм оркестр өчен концерт-каприччио () (1970) Скрипка һәм оркестр өчен концерт-симфония (), (1974) Скрипка һәм оркестр өчен концерт-каприччио () (1984) Концерт-рапсодия (1978) Концерт сюитасы () (1987) Татар рапсодиясе (1997) Латыш рапсодиясе (1998) С.Рахманиновка багышлау () (1998) Фортепиано өчен сонаталар (1961, 1999) Скрипка һәм фортепиано өчен соната (1963) Скрипка һәм фортепиано өчен фольклор-сюита () (1980) Өч виолончель һәм фортепиано өчен татар сюиталары () (1981) җырлар, романслар: Ак кала (Мәхмүт Хөсәен сүзләре) Аерылабыз инде, бәгърем (Шәмсия Җиһангирова сүзләре) һ.б. татар халык көйләрен эшкәртүләр: Бер алманы бишкә бүләек Туган илкәем
Искәрмәләр
Әдәбият
Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан. "Болгар мирасы" сайтындагы тәрҗемәи хәле
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татар композиторлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Рафаэль Билалов Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар