Семма Вильянуэва Хулисса (; 12 май 1972 ел, Тегусигальпа) — Һондурас прокуратурасының хөкем медицинасы департаменты җитәкләүче Һондурас табибы.

Белеме Хулисса Вильянуэва Һондурас башкаласы Тегусигальпада 1972 елның 12 маенда туган . Әтисенең тартышу авыруыннан газап чигүен күреп, медицина өйрәнергә карар кыла. Һондураста квалификацияле хөкем медицинасы экспертлары җитешмәвен белгәч, Вильянуэва патологияда махсуслашырга була.

Карьерасы Вильянуэва 2002 елда хөкем патологы булып эшли башлый, 2013 елда ул Һондурас прокуратурасының хөкем экспертизасы департаментының директоры итеп тәгаенләнә. 2015 елда ул илнең хөкем эшмәкәрлеге эшендә фәнни темаларга багышланган "Revista Científica Forense en Honduras" фәнни журналын булдыру инициативасы белән чыга .

Вильянуэва Һондураста золым җинәйәтләреннән хатын-кызларны һәм балаларны яклау эшенә актив җәлеп ителә . Балаларга каршы җинаятьләр белән бәйле проблемаларны хәл итү максатында Испания белгечләре белән бергә ул DNA Prokids исеме астында программа әзерли. Вильянуэва Һондурас прокуратурасыннан сертификацияле хөкем-медицина экспертлары әзерләүгә ирешәMédicos de Patología Forense fortalecen capacidades en la Escena del Crimen | Dirección General Medicina Forense Honduras(исп.)(недоступная ссылка).www.mp.hn.Дата обращения: 17 марта 2021.Архивировано 25 марта 2018 года.. Шулай ук ул мигрантларның кәүдәләрен тану өчен ДНК анализы эшендә АКШ Дәүләт департаменты белән хезмәттәшлек итә . Вильянуэва илдә морглар өчен компьютерлаштырылган мәгълүмат базасы индерә. Вильянуэва Һондураста Арлингтон (АКШ, Вирджиния штаты) хәрби зираты өлгесендә беренче зират төзелә, аннан кирәк булмаган яки билгесез мәетләрне эксгумацияләргә һәм исбатлау сыйфатында кулланырга була. Ул бөтен ил территориясендә ачылмаган үтерүләр буенча мәглүмәтләрне эшләү өчен кешеләрнең идентификацион белешмәләренең тулаем милли реестрын эшли. Вильянуэва шулай ук Һондураста сексуаль бәйләнүләр яки шәфкатьсез мөгаләмә корбаннарына үз шәхесләрен ачмаенча гына судта күрсәтмәләр бирергә мөмкинлек тапшыручы Гезелл көзгеләр белән бүлмәләр булдыруга ирешә.

2018 елда ул АКШ дәүләт секретаренең ел саен бирелә торган «Батырлык өчен» халыкара хатын-кыз премиясына лаек була аны аңа Мелания Трамп тапшырды .

Искәрмәләр

Төркем:Табиблар Төркем:12 май көнне туганнар Төркем:1972 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Шәхесләр:Һондурас