Гомәрова Люция Шаһбал кызы (1 гыйнвар 1959 ел) — галим-юрист, дәүләт эшлеклесе һәм югары мәктәп укытучысы. 2009-2014 елларда Башкортстан Республикасының Конституция Суды рәисе. Юридик фәннәр кандидаты (1986), доцент. Башкортстан Республикасының атказанган юристы.
Биографиясе Люция Шаһбал кызы Гомәрова 1959 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Хәйбулла районында туган.
1976-1977 елларда «Союзнефтемашремонт» җитештерү берләшмәсендә копировальщик булып эшли.
1977-1982 елларда Башкорт дәүләт университетында «хокук белгече» һөнәре буенча белем ала.
1982-1986 елларда тикшеренүче стажер булып эшли, Ленинград дәүләт университетының аспирантурасында укый.
1986 елда «Совет дәүләт идарәлеге органы тарафыннан компетенцияне тормышка ашыруның административ-хокук гарантияләре» темасына диссертация яклый (гыйльми җитәкчесе: Дрейшев Борис Владимирович)RELP. 26 декабря 1986 г..
1987-1996 елларда — Башкорт дәүләт университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент.
1996 елдан алып — Башкортстан Республикасының Конституция Суды судьясы. 2009-2014 елларда — Башкортстан Республикасы Конституция суды җитәкчесе.
20-дән артык гыйльми публикация авторы.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Башкортстан Республикасының атказанган юристы (2006); Россия Федерациясе Хөкем советының «Гадел хөкемгә хезмәт иткән өчен» күкрәк билгесе (2007); Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2009).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Гумерова Люция Шагибаловна на сайте «Кто есть кто в Республике Башкортстан»
Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Шәхесләр:Башкортстан Төркем:Башкортстанның атказанган юристлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Хәйбулла районында туганнар Төркем:1959 елда туганнар Төркем:1 гыйнвар көнне туганнар