Юханна Хагстрем (; 27 март 1998, Фалин, Швеция) — швед чаңгычысы, спринтерлар ярышы белән шөгелләнүче.

Карьерасы Юханна Хагстрём 2016 елдагы үсмерләр Олимпия уеннарында Швеция чаңгы спортчылары командасы составына керә, кросста ул икенче була һәм спринтер ярышында җиңү яулый. Швед спортчысы Юханна Хагстрём 2018 елның юниорлар арасындагы дөнья чемпионатында 4×3,33 километр дистанциядә эстафетада бронза призер була; ә ике елдан соң 23 яшькә чаклы кызлар арасында спринтта шәхсән көмеш медаль яулый, финишта бары тик үзенең ватандашы швед чаңгычысы Эмма Рибаны гына уза алмый кала.

Дөнья Кубогы ярышлары чикләрендә Юханна 2017 елның гыйнварында дебют ясый — 10 чакрымга ирекле ысул белән ярышканда Ульрисехамндагы ярышында ул бары тик 59 нчы урында гына була. Спортчы үзенең беренче кубок очколарына 2018/2019 ел мизгелендә Италиянең Конь дигән урынында җыя — беренче тапкыр спринт финал ярышларына эләгеп, ул өченче булып финишка килә.

2021 елның февралендә, үзе өчен дебют булган дөнья чемпионатыннан ике атна элек, Юханна Хагстрем, үз карьерасында Дөнья Кубогының Ульрисехамнда үткән этабында спринтта иң яхшы нәтиҗә күрсәтә, бары тик финалда гына ватандашы -швед чаңгычысы Мая Дальквисттан калыша. Германиянең Оберстдорф шәһәрендә узган планета беренчелегендә, спринт ярышында иң яхшы вакыт күрсәтеп, Юханна Хагстрем төп ярышка үтү өчен барган узышта квалификация яклый, әммә иң хәлиткеч ярышта медальдан бер адымuа гына кала, ул финишка дүртенче булып килә.

Нәтиҗәләре

#.ЕлДатаҮткәрү урыныЯрышУрын1 2018/19 16 февральдә 2019 Конь, Италия1,6 км Спринт 32 2020/21 6 февральдә 2021 Ульриха, Швеция1,6 км Спринт 2

Искәрмә

Сылтамалар

Юханна Хагстрём — статистика на сайте FIS (инг.) Юханна Хагстрём на сайте Олимпийского комитета Швеции Төркем:27 март көнне туганнар Төркем:1998 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Швециядә туганнар