Элизабет Робоз Эйнштейн (; 11 апрель 1904, Орэштие, Хунедоара — 9 гыйнвар 1995, Беркли (Калифорния) — биохимик һәм нейробиолог, нейрохимия өлкәсендә пионерAdele J. Wolfson.One hundred years of American Women in biochemistry// Biochemistry and Molecular Biology Education: журнал.— 2006.— Март(т. 34, вып. 2).— С. 75—77.— doi:10.1002/bmb.2006.49403402075.; төп миелин аксымы аерылуда һәм аның таркау склероз үсешендәге ролен карау буенча билгеле.

Биографиясе Элизабет Робоз 1904 елда Сасварош шәһәренең (мадьярса  Szászváros, Венгрия корольлеге; хәзерге вакытта — Орэштие, Румыния) баш раввины гаиләсендә туган. Әнисе үлгәннән соң, әтисе гаиләне Венгриянең Ньиредьхаза шәһәренә күчереп алып киләThe biographical dictionary of women in science: pioneering lives from ancient times to the mid-20th century / под ред. Marilyn Ogilvie, Joy Harvey — Taylor & Francis, 2000. — Vol. 2. — ISBN 9780415920407..

Будапешт университетына яһүдләрне кабул итүгә чикләүләр кертү аркасында Робоз Вена университетына укырга керә, аны 1928 елда органик химия буенча отличие белән тәмамлый. Венгрияга кайтканнан соң дәрәҗәне дөресләү өчен имтиханнарны яңадан бирергә мәҗбүр була.

Студент буларак, үсемлекләрнең биохимиясен өйрәнә. Аннары, инде Венгрияда, венгр авыл хуҗалыгы фирмасында үсемлек нутрициологиясе буенча лабораториягә нигез салаThe biographical dictionary of women in science: pioneering lives from ancient times to the mid-20th century(англ.)под ред. Marilyn Ogilvie, Joy Harvey.— Taylor & Francis, 2000.— Vol.2.— ISBN 9780415920407.

1940 елда антисемит кәефләр арту сәбәпле Робоз Венгриянан АКШ-ка авыл хуҗалыгы белгече буларак виза белән күченәThe biographical dictionary of women in science: pioneering lives from ancient times to the mid-20th century(англ.)под ред. Marilyn Ogilvie, Joy Harvey.— Taylor & Francis, 2000.— Vol.2.—ISBN 9780415920407.

Элизабет Робоз 1959 елда данлыклы Альберт Эйнштейнның өлкән улы Ганс Альберт Эйнштейнга (1904-1973) кияүгә чыга. Иренең вафатынан соң аның биографиясен яза һәм 1991 елда аны бастырып чыгараElizabeth Roboz Einstein. Reminiscences of His Life and Our Life Together — Айова-Сити: Iowa Institute of Hydraulic Research, University of Iowa, 1991. — 112 p. — ISBN 9780874140835..

Робозның академик карьерасы 1942 елда Калифорния технология институтының гыйльми хезмәткәре буларак башлана, анда Арье Жан Хаген-Смит белән эшли. Соңыннан ул Вайоминг университетында, Инженер көллиятендә, Стэнфорд университетында һәм Стэнфорд университетының азык-түлек тикшерү лабораториясендә эшлиThe biographical dictionary of women in science: pioneering lives from ancient times to the mid-20th centuryElizabeth Roboz Einstein (1904-1995)(англ.).Смитсоновский институт.Дата обращения: 19 мая 2020.Архивировано 19 мая 2020 года.

1952 елда Элизабет Робоз Джорджтаун университетына күчә, анда студент-медикларны укыта. Нәкъ шушы вакытта ул таркау склероз белән кызыксынаThe biographical dictionary of women in science: pioneering lives from ancient times to the mid-20th century (англ.) под ред. Marilyn Ogilvie, Joy Harvey.— Taylor & Francis, 2000.— Vol.2.— ISBN 9780415920407.

Ул 1958 елда Стэнфорд университетына кайта, анда Кошландның яңа нейрохимия лабораториясен җитәкли..

1959 елда Сан-Францискода Калифорния университетына һәм соңыннан Берклида Калифорния университетына күчә.

Эшләренең күп өлешен Психик сәламәтлек милли институтының клиник лабораториясендә тикшеренүдә белән шөгелләнгән Сәламәтлек саклауның милли институтлары аша АКШ хөкүмәте хуплыйMind, Brain, Body, and Behavior: Foundations of Neuroscience and Behavioral Research at the National Institutes of Health / под ред. Ingrid G. Farreras, Caroline Hannaway, Victoria Angela Harden — IOS Press, 2004. — P. 366. — ISBN 9781586034719..

Элизабет Робоз Эйнштейн Америка химия җәмгыйәтенең, Эксперименталь биология һәм медицина җәмгыйәтенең һәм Америка неврология җәмгыйәтенең әгъзасы була. 1957 елда ул Мейнард Коэн һәм Дональд Б.Тауэр белән бергә нейрохимия бүлеген оештыраThe biographical dictionary of women in science: pioneering lives from ancient times to the mid-20th century (англ.) под ред. Marilyn Ogilvie, Joy Harvey.— Taylor & Francis, 2000.— Vol.2.— ISBN 9780415920407.Donald B. Tower.The American Society for Neurochemistry (ASN): Antecedents, Founding, and Early Years.

Тикшеренүләре Элизабет Робоз Эйнштейн Кэриан Киз белән бергә эксперименталь аутоиммун энцефаломиелит вакытында таркау склерозны һәм башка демиелинизацияләүче чирләрне өйрәнү өчен шарт модельләштерүче миелинның төп аксымын антиген буларак билгелиLewis P. Rowland NINDS at 50: An Incomplete History Celebrating the Fiftieth Anniversary of the National Institute of Neurological Disorders and Stroke — Бетесда: U.S. Dept. of Health and Human Services, Public Health Service, National Institutes of Health, 2001. — P. 326.. Тикшеренүләргә кадәр галимгә иммун яуапка тап нинди сәбәп торуы билгесез була. Бу ачыш антигеннарны даирәсен тарайтырга һәм һәм авыруга дучар булганда иммунотерапия потенциаль мөмкинлекләрен тикшерергә мөмкинлек бирә.

1968 елда Робоз Эйнштейн таркау склерозның Милли йәмгиәтенә грант ала, ул Сан-Францискода Калифорния университетындагы коллегалары белән ары тикшерүгә юнәлтелә.Шулай ук аның иммуноглобулин һәм арка җилегендәге сыеклыкта гликопептид кимәлен үлчәү ысулларын эшли һәм аларның үзгәрешен чирләргә нинди йогынты ясавын өйрәнәThe biographical dictionary of women in science: pioneering lives from ancient times to the mid-20th century(англ.)под ред. Marilyn Ogilvie, Joy Harvey.— Taylor & Francis, 2000.— Vol.2.— ISBN 9780415920407..

1961 елдан 1962 елга кадәр Робоз Эйнштейн Бангкок университетында SEATO стипендиаты була The biographical dictionary of women in science: pioneering lives from ancient times to the mid-20th century(англ.)под ред. Marilyn Ogilvie, Joy Harvey.— Taylor & Francis, 2000.— Vol.2.ISBN 9780415920407 һәм Пастерның Бангкок университетында котырудан вакцинациядән соң энцефаломиелитны өйрәнү буенча эзләнү үткәрә. Шулай ук Сан-Францискодагы Калифорния университетында ул нерв тукымаларының аксымын тикшерүне җитәклиNews From University Of California San Francisco Medical Center(англ.). Калифорнийский университет в Сан-Франциско(1967).Дата обращения: 19 мая 2020., ә Беркли шәһәрендәге Калифорния университетында миелиногенез процесына тиреоид гормоннарының йогынтысын өйрәнүдә катнаша, бу ары яңа туган сабыйлар, гипотиреоз белән яфаланучылар өчен гормональ алмаштыручы терапия эшләргә мөмкинлек бирә.

Аерым басмалары

Elizabeth Roboz Einstein. The Isolation From Bovine Spinal Cord Of A Homogeneous Protein With Encephalitogenic Activity Elizabeth Roboz Einstein. The Isolation From Bovine Spinal Cord Of A Homogeneous Protein With Encephalitogenic Activity

Искәрмәләр

Сылтамалар

Einstein, Elizabeth Roboz (рус.). Дата обращения: 18 мая 2020. Архивировано 18 мая 2020 года. — Карточка учёного в базе данных Scopus

Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Вена университетын тәмамлаучылар Төркем:11 апрель көнне туганнар Төркем:1904 елда туганнар Төркем:9 гыйнвар көнне вафатлар Төркем:1995 елда вафатлар Төркем:Калифорниядә вафатлар Төркем:Румыниядә туганнар Төркем:Галимнәр