Рәхмәтуллина Зөһрә Җиһанур кызы (26 август 1961 ел) — галим-философ, югары мәктәп укытучысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Философия фәннәре докторы (2001), профессор (2004). 2004-2006 елларда Башкортстан Республикасының мәгариф министры, 2010-2011 елларда Башкортстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары, 2011 елдан Рәсәй Федерациясенең VI һәм VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, мәдәният буенча комитет җитәкчесе урынбасары. 2015 елдан Башкортстан Халыклары ассамблеясе рәисе. Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. (2006). II дәрәҗә «Ватан алдында хезмәтләре өчен» орден медале кавалеры (2016).

Тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге Зөһрә Рәхмәтуллина 1961 елның 26 августында Башкорт АССРның (1992 елның 25 февраленнән Башкортстан РеспубликасыЗАКОН Башкирской ССР от 25.02.92 N ВС-10/12 ОБ ИЗМЕНЕНИИ НАИМЕНОВАНИЯ ГОСУДАРСТВА БАШКИРСКАЯ СОВЕТСКАЯ СОЦИАЛИСТИЧЕСКАЯ РЕСПУБЛИКА ) Иглин районы Түбәнге Ләмәз авылында туган. 1985 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын ( «рус теле һәм әдәбияты») тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген университет кафедраларының берсендә лаборант булып башлый, аннары бүлек инженеры вазифасын башкара. 1986 елда этика, эстетика һәм культрология кафедрасының аспирантурасына укырга керә. Аны 1991 елда тәмамлый шул ук кафедрада ассисент, өлкән укытучы һәм доцент булып эшли.

1996-1999 елларда БДУ-ның философия кафедрасында докторантурада укый һәм, аны тәмамлагач, шушы ук кафедрада доцент һәм кафедра мөдире була. 2000-2002 елларда Башкорт дәүләт университетының ЮНЕСКО кафедрасы, аннары этика, эстетика һәм культрология кафедрасы мөдире, профессор.

2004 елда Зөһрә Рәхмәтуллина җаваплы вазифаларга алына: 2006 елга кадәр Башкортстан Республикасының Мәгариф министры була.

2006-2010 елларда ул тагын да Башкорт дәүләт университетының философия һәм социология факультетында этика, эстетика һәм культрология кафедрасы (ЮНЕСКО кафедрасы) мөдире.

2010-2011 елларда Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары.

2011 елда «Бердәм Рәсәй» сәяси фиркәсе кандидатларның федераль исемлеге буенча Рәсәй Федерациясе Федераль Җыелышының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Вәкаләтләре 2011 елның 4 декабреннән башлана. Зөһрә Рәхмәтуллина Думаның мәдәният буенча комитет рәисе урынбасары.

2016 елның 18 сентябрендәге сайлауда Зөһрә Җиһанур кызы Рәсәй Федерациясе Федераль Җыелышының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутат итеп сайландыСписок депутатов, избранных в Госдуму седьмого созыва - Центризбирком. Информационное агентство Моссовет. Официальный сайт.

Рәсәй Президенты Владимир Путинның 2016 елның 26 августындагы указы беләнУказ Президента Российской Федерации от 26 августа 2016 года № 432 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» Зөһрә Рәхмәтуллина II дәрәҗә «Ватан алдында хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләндеВладимир Путин наградил депутата из Башкирии медалью ордена «За заслуги перед Отечеством». [./Башинформ ], 2016, 5 октябрь.

Зөһрә Рәхмәтуллина — Рәсәй табигать фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы.

Философия, мәдәният һәм тәрбия мәсьәләренә багышланган 400 дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән монографияләр һәм уку кулланмалары авторы.

Хезмәтләре

Культура общения и взаимопонимания - Учебное пособие. Этикет как ценность культуры. — Уфа: Гыйлем, 2004. Башкирская традиция (социально-философский анализ). — Уфа, 2000. Милләт күрке — әдәп. — Уфа, 1998.

Җәмәгать эшчәнлеге 2015 елның 28 апрелендә Уфада үткән Башкортстан халыклары ассамблеясының III съездында Зөһрә Рәхмәтуллина Башкортстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе итеп сайланды«Башинформ» мәғлүмәт агентлығы: Зөһрә Рәхмәтуллина Башҡортостан халыҡтары ассамблеяһы Советы рәйесе итеп һайланды

Башкортостаннан депутат буларак, Зөһрә Рәхмәтуллина республикада еш була: сайлаучылар белән очрашулар үткәрә, төрле күләмдә үтә торган күп төрле чараларда катнаша. Мәсәлән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан ул билгеле шагыйрь һәм публицист Зөһрә Котлыгилдинаның тыл солдатларына багышланган китабының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә уздырылган исем туенда катнаштыЗугура Рахматуллина: «Великая Победа ковалась и в глубоком башкирском тылу» — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 7 май.

Матбугаттагы мәкаләләре, чыгышлары, аның белән әңгәмәләр

Милли электрон китапханәнең эшчәнлеге кануни яктан көйләү таләп итә — Зөһрә Рәхмәтуллина. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2015, 25 ноябрь«Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 25 ноябрь 2015 йыл. IV бөтендөнья башкортлары корылтае төбәк халкын берләштерүгә юнәлтелгән - Зөһрә Рәхмәтуллина. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2015, 20 ноябрь«Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 20 ноябрь 2015 йыл. Эштән кеше куркамы? Яки хатын-кыз иңендәге ил хәстәре турында бер кәлимә.— «Кичке Уфа» гәзите, № 37, 12 — 18 сентябрь, 2015«Киске Өфө» гәзите, 2015, 12 — 18 сентябрь, № 37. Зугура Рәхматуллина: «Навруз объединяет не только народы, но и государства». Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2016, 22 март«Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2016, 22 март.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

II дәрәҗә «Ватан алдында хезмәтләре өчен» орден медале (2016) Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәте (2013) Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай Мактау грамотасы (2011) Рәсәй федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы (2009) Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2006)

Искәрмәләр

Чыганаклар

Кто есть кто в Республике Башкортостан Рахматуллина Зугура Яганова Государственная Дума Федерального Собрания Российской Федерации. Официальный сайт. Состав и структура ГД > Депутаты Дәүләт Думы > Рахматуллина Зугура Яганова

Сылтамалар

Рәхмәтуллина Зөһрә Җиһанур ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Зугура Рәхматуллина: «Великая Победа ковалась и в глубоком башкирском тылу» Зөһрә Рәхмәтуллина: «Авыл китапханәсе канун тарафыннан якланачак» Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Сәясәтче хатын-кызлар Төркем:Бердәм Русия фиркасе әгъзалары Төркем:Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Башкортстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Фәлсәфә фәннәре докторлары Төркем:Иглин районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1961 елда туганнар Төркем:26 август көнне туганнар