Символ Гайнетдинов, Символ Сәлим улы Гайнетдинов (сәхнә псевдонимы Символ Гайнетдин-Агыйделский, 1955 елның 26 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Калтасы районы, Яңа Кабан) ― драма актеры, төрле елларда Әлмәт, Яр Чаллы, Уфа «Нур» татар дәүләт театрлары артисты. Татарстанның атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле 1955 елның 26 мартында Башкортстан АССР Калтасы (хәзерге Кызыл Кама) районы Яңа Кабан авылында туган. Мәктәпне, Нефтекама шәһәрендә СГПТУ-38 не тәмамлаганнан соң, Көнбатыш Себергә китә: Самотлор, Мегион, Нижневартовскида эшли. Театрга булган мәхәббәте Казанга кайтарган. М. Сәлимҗанов курсында укып, Казан театр училищесын тәмамлаган. Укудан соң Әлмәт татар драма театрында эшли башлый. Комсомол юлламасы белән эчке эшләр органнарына эшкә килә, ләкин театрны да ташламый. 1990 елдан Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында эшләгән. Чаллы шәһәрендә унике ел «Нардуган» бәйрәменең режиссеры була. 1993 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетын тәмамлаган. 2007―2015 елларда һәм 2020 елдан Уфа «Нур» татар дәүләт театрында эшли.

Мәскәүдә «Сәйяр» эстрада миниатюралары театрында эшләгән Гайнетдинов Символ Салимович. Детская школа искусств с. Куяново Краснокамского района РБ.

Чаллыда эшләгәндә «Символ» театр-эстрада труппасын оештырган Минзәлә сәхнәсендә – Лениза Гайнетдинова (Заманова). «Минзәлә», 12.10.2014.

Уфаның 84нче татар гимназиясендә «Символ» театр студиясе режиссеры Символ. р02.навигатор.дети.

Уйнаган кайбер рольләре «Нур» театры «Нур»да эшләү чорында күпсанлы кабатланмас образлар гәүдәләндерүдә төз, горур кыяфәт, ут уйнаткан күзләр, күңел кылларына үтәрдәй бәрхет тавышы ярдәм иткән Символ Гайнетдин-Агыйделский. «Нур» театры рәсми сайты Гали Хәмитович – «Котлыйбыз, син әти булдың!» ( Р. Киньябаев) Сәлим – «Ак калфак» (М. Фәйзи) Биктимер – «Су юлы» (Н. Асанбаев) Гөргөри – «Гөргөри кияүләре» (Т. Миңнуллин) «Нур»лар «Гөргөри»не җаратып уйнады. «Туганайлар», 21.02.2016 Мәкъсүт – «Әниемнең ак күлмәге» (Ш. Хөсәенов) Мөгаллим – «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш. Камал) Муса – «Американ» (К. Тинчурин) Дудукин – «Гаепсездән гаеплеләр» (А. Островский) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган артисты

Гаиләсе Беренче никахы Гөлүсә Гайнетдинова, Татарстанның халык артисты, Камал, Әлмәт, Чаллы татар театрлары актрисасы; ике улларыГөлназ Хәбибуллина. Чаллы театры артисты Гөлүсә Гайнетдинова: «Камал театры дип бик озак чирләдем». Интертат, 19.03.2021. Икенче никахы Лениза Гайнетдинова (Заманова) Лениза Гайнетдинова. ВКонтакте, Минзәлә, «Нур» театрлары актрисасы, Башкортстанның атказанган артисты (2014); кызы Әдилә (Гәрәева), Чаллыда педкөллият, Уфада Сәнгать академиясен тәмамлаганАделя Гареева (Гайнетдинова). ВКонтакте.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Гайнетдинов Символ Салимович. «Нур» театры рәсми сайты

Моны да карагыз

Төркем:Татар артистлары Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актерлары Төркем:Нур театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар