Ишбирдина Айгөл Фәрит кызы (1983) — рәссам, Рәсәй һәм Башкортстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы (2010). Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты — сынлы сәнгать өлкәсендәге «Туган төбәктә кулга-кул тотынышып» иҗади проектлары өчен (2015)Ишбердина Айгуль Фаритовна (Уфа). Рәсәй Федерациясе Мәдәният министрлыгының дәүләт стипендиаты (2015).
Биографиясе Ишбирдина Айгөл Фәрит кызы 1983 елның 14 мартында Башкортстан Республикасының Сибай шәһәрендә туган. 1998-2003 елларда Уфа сәнгать училищесында укый. 2003-2009 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында сынлы сәнгать бүлегендә белем ала.
Айгөл Ишбирдина төрле жанрларда эшли. Туган якка мәхәббәт, милли көнкүреш һәм колорит — иҗатының чыганаклары. Ижатында үз юлын, үз стилен эзләүче экспериментатор-рәссам. Аның әсәрләрендә тарихи легендалар һәм башкорт халкының тарихы чагылыш таба.
2003 елдан алып яшьләр, региональ, махсус, төркем, Рәсәй , халыкара, чит ил күргәзмәләрендә катнаша.
Уфада яши һәм иҗат итә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Управление по культуре и искусству Ишбердин Айгуль Фаритовна (Уфа) ЖИВОПИСЬ
Видеоматериаллар
Айгуль Ишбердин выставка картин 2015 Айгуль Ишбердин
Төркем:Сибайда туганнар Төркем:Башкортстан рәссамнары Төркем:Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары