«Сәмәркандка эшелон» () ― язучы Гүзәл Яхинаның 2021 елның мартында нәшер ителгән романы. Идел буендагы ачлыкта биш йөз баланы коткару турында бәян итә.

Сюжет Романда вакыйгалар 1923 елда балаларны Идел буендагы ачлыктан көньякка алып баручы «Дзержинский поезды»ның берсендә бара. Эшелон Казаннан Сәмәркандка бара, аның белән ватандашлар сугышы ветераны яшь һәм йомшак холыклы Деев һәм принципиаль, катгый «балалар комиссары» «юбка кигән ир» Белая җитәкчелек итә. Алар – капма-каршы ике шәхес. Гомуми максат ― балаларны коткару ― күпмедер вакытка аларны якын кешеләр һәм союздашлар итә. Азык-төлек, дарулар эзләү, яңа туган сабый өчен имезүче табу, чүлдә адашып йрүләр, бандитлар белән бәрелешү кебек вакыйгалар әсәрне героик мифка охшата «Эшелон на Самарканд» — новая книга Гузель Яхиной. ast.ru, 01.02.2021.

Китап динамик сюжеты белән аерылып тора, Яхина үзе интервьюларының берсендә аны «кызыл истерн» дип атыйКаким получился новый роман Гузель Яхиной «Эшелон на Самарканд».

Роман документаль чыганакларга: тарихчыларның хезмәтләренә, крестьян хатларына, ЧК ведомство эчендәге хат алышуга, балалар йортларыннан һәм кабул итү нокталарыннан калган документларга, газеталарга, мемуар китапларга, сукбайлар, ачлыкны бетерү, эвакуация белән шөгыльләнгәннәрнең истәлекләренә нигезләнә.

Нәшер ителү һәм кабул итү «Сәмәркандка эшелон» 2021 елның 9 мартында дөнья күрә . Яхина инде «Зур китап» һәм «Ясная Поляна» кебек дәрәҗәле премияләр лауреаты булу сәбәпле, аның өченче романы да иң көтелгән әдәбият яңалыкларына кертелгәнНовый роман Гузель Яхиной «Эшелон на Самарканд» выйдет в марте Новый роман Гузели Яхиной «Эшелон на Самарканд» выйдет весной . Китап чыккач, тәнкыйтьчеләр Яхинаның беренче ике романы белән чагыштырганда, роман теле яхшы якка үзгәрүне ассызыклый«Эшелон на Самарканд» как испытание. Каким оказался новый роман автора «Зулейхи…», китапның кинематографик булуына игътибар итә, 1920-еллар Совет прозасы әсәрләренә сылтамалар булуны билгеләп үтә. Елена Костюковичны «Эшелон» хәтта камиллеге белән таң калдырган «Поражает совершенством». Вышел новый роман Гузель Яхиной «Эшелон на Самарканд». Тәнкыйтьчеләр романның җитешсезлекләре дип, ач торучы балалар темасын артык эксплуатацияләүне, күп кенә икенче дәрәҗә персонаж образларының начар ачылуын атый. Автор тарихи чынбарлыкны белмәүдә (Идел буенда ачлык 1922 елның көзенә тәмамлана) һәм плагиатта гаепләнә: Самар тарихчысы―туган якны өйрәнүче социология фәннәре кандидаты Григорий Циденков «Эшелон»ның аның блогындагы материаллардан алынган тупланма булуын белдергән Гузель Яхину обвинили в плагиате и незнании истории за «Эшелон на Самарканд». Писательница ответила.

Билгеле булганча, режиссер Алексей Учитель китапны экранизацияләү хокукын сатып алган.

Сылтамалар . «Голод — главный, невидимый герой». Гузель Яхина — об «Эшелоне на Самарканд» и литургии в холерном бараке // pravmir.ru, 3 апреля 2021 Моны да карагыз Зөләйха күзләрен ача Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча китаплар Төркем:Гүзәл Яхина Төркем:XXI гасыр романнары Төркем:Булган хәлләргә нигезләнгән әсәрләр