Китап 2000 тираж белән 2016 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителә. Китап татар һәм рус телләрендә. Төзүчесе – Айсылу Галиәхмәтова. Әлеге китапта Татарстанда яшәүче халыкларның һөзек кашы булырдай, буыннан буынга тапшырылып килгән, тарихи хәтерен саклаган, үз милләтенең сыйфатларын чагылдыра торган әкиятләре урын алган. Китаптагы рәсемнәрнең авторлары – Илдус Әҗемов, Айсылу Гарипова, Булат Гыйльванов, Светлана Ибраһимова, Фәридә Ризаева, Алсу Тимергалина, Рушан Шәмсетдинов, Ольга Ярикова.
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Татарстан халыклары әкиятләре (китап) · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.