Солтанов Айрат Хәмит улы (28 гыйнвар 1962 ел) — татар театр актеры. Башкортстан Республикасының халык артисты (2012).

Биографиясе Айрат Хәмит улы Солтанов 1962 елның 28 гыйнварында Башкорт АССР-ының Борай районы Борай авылында туган.

Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегендә укый.

1990 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый һәм бер ел Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында җырчы булып эшли.

1991 елдан алып Туймазы татар дәүләт драма театры актеры.

Спектакльләрдәге ролләре

Айтуган «Без тумыштан авылдан», Апсен «Ай-кәләш!», Гаскәров «Аршын мал алган», Тамада «Илгизәр+Вера», Вәгыйз «Тормыш агачы», Нәдерша «Бер вакыт базарга барган», Фәрит «Минем йолдызым», Мөхәммәтхан «Һиндстан кызы», Мәгсүм «Портфель», Әти «Минем әнием сукмагы», Спортчы, медик «Бөтен тарафыннан онытылган», Гадел «Мәхәббәт өчпочмагы», Азат «Төн, бөтен тормышым кебек», Рамил «Оль-ля-ля!», Мокамай «Күктән бәхет», Рифат «Колорадо штатыннан коңгыз», Лаэрт «Гамлет», Буштец «Рядовые», Садик «Үп мине, Зәйтүнә!», Рәзим «Менә бу комедия», Гермес «Ташлама утны, Прометей!», Ансар «Алыш-биреш», Роберт, «Биюче», Марс «Любовь окаянная», Ансар «Легионер», Финат Рифатович «Тавык», Гыйлфан «Яшьлек белән очрашу», Гали Хикмәтуллин «Тукай белән очрашулар».

Мактаулы исемнәре

Башкортстан Республикасының халык артисты (2012) Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2003)

Сылтамалар

Султанов Айрат Хамитович. ТУЙМАЗИНСКИЙ ГОСУДАРСТВЕННЫЙ ТАТАРСКИЙ ДРАМАТИЧЕСКИЙ ТЕАТР. Официальный сайт

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Русия актерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:Борай районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1962 елда туганнар Төркем:28 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Татар артистлары Төркем:Шәхесләр:Туймазы театры