Анастасия Романовна Станко (; ; 8 август 1986, Нижнев, Ивано-Франковск өлкәсе) — украин журналисты, телевидение алып баручы һәм җәмәгать эшмәкәре. «Громадское телевидение» тапшыруының баш мөхәррире (2020 ел).

Биографиясе Анастасия Романовна Станко 1986 елның 8 августында Ивано-Франковск өлкәсенең Нижневе шәһәрендә туган. Бала чагында журналист яки археолог булырга хыялланганМусаева – балерина, Станко – археолог, МакГаффи – бармен. Параллельная реальность украинских журналистов.detector.media (6 июня 2015).Дата обращения: 8 марта 2021.. «Пласта» скаут оешмасы әгъзасы, «Пласта» Киев ячейкасының пресс-секретареТікайте в "Пласт" від пожеж, убивств і Тимошенко (укр.). oldvideo.detector.media(26 января 2013).Дата обращения: 8 марта 2021..

Иван Франко исемендәге Львов дәүләт университетының журналистика факультетын (2008) тәмамлаган. Беренче курста курсташлары белән бергә студентларның «13» гәзитен оештыра. Икенче курстан Львовта «Эко Радиода» эшли башлый, «Бергә» телеканалы оештыруда катнаша. Бишенче курста «Ровно 1» телеканалы белән хезмәттәшлек итә башлый. 2008 елда Киев каласына күченә, «Беренче милли» каналның журналисты була. 2011 елда ТВі журналисты була. «Стоп цензуре!» хәрәкәте әгъзасы.

2013 елда «Громадское телевидение» проектын оештыручыларның берсе була. «Громадское радио» проектын төзү өстендә эшли. 2013 ел сентябрендә «Генплан» авторлык программасын алып бара башлый. 2013 елның ноябрендә Польшада әзерлек үтә.

Евромайдан вакытында Киевта үткән вакигалар трансляциясен алып бараНа роботу як на… службу. Як стрімери готуються до своїх трансляцій (укр.).detector.media(4 февраля 2014).Дата обращения: 8 марта 2021.«Громадське ТБ»: реальный протест в реальном времени.detector.media (20 января 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.. 2014 елның маенда «Демократик альянс» партиясен хуплавы турында белдерә. 2014 ел башыннан Украинаның көнчыгышында кораллы низаг башлану белән хәрби хәрәкәт зонасындагы вакигаларны яктыртаДолженкова Інна.Війна. Жіночий погляд (укр.). detector.media(1 июля 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.. 2014 елның 14 июнендә Станконы Луганск өлкәсенең Меловые касабасы янында Россия чик сакчылары кулга алаНастя Станко зникла на російському кордоні (ОНОВЛЕНО) (укр.).detector.media (14 июня 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.. Өч сәгать үткәннән соң журналисты җибәрәләрСтанко затримали за те, що вона нібито на метр перейшла кордон з Росією. Журналістку вже відпустили (укр.).detector.media(14 июня 2014). Дата обращения: 8 марта 2021.. Моннан соң Украинаның Прокуратурасы журналист Анастасия Станконы законсыз кулга алулары һәм профессиональ эшмәкәрлегенә комачау ясаганнары өчен тикшерү башлыйРозпочато розслідування за фактом затримання російськими прикордонниками журналістки «Громадського ТБ» (укр.). detector.media (18 июня 2014).Дата обращения: 8 марта 2021..

2014 елның 1 июлендә Станко һәм оператор Илья Безкоровайныйны Луганск Халык Республикасы вәкилләре кулга ала. Журналистарның югалу факты буенча Украинаның Эчке эшләр министрлыгы сайты җинаять эше ача. Украина Президенты Петр Порошенко Станко һәм Илья Безкоровайныйны коткару өчен барысын да эшләргә куша. ОбСЕ вәкиле Дуня Мияткович җаваплы кешеләрне кичекмәстән журналисларны азат итәргә чакыра. ЛНР вәкилләре сүзе буенча, журналистар шымчылык эшмәкәрлеге өчен кулга алына. Икенче көненә өч эре Россия телекомпанияләр җитәкчеләре Олег Добродеев (ВГТРК), Константин Эрнст (Беренче канал) һәм Владимир Кулистиков (НТВ) ЛНР җитәкчелегенә «Громадское телевидение» журналистларын иреккә чыгару өчен үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә ЛНР башлыгы Валерий Болотов журналистарның иреккә чыгарылуы турында хәбәр итә.

2014 елның 10 ноябрендә Станко «Громадское телевидение» җәмәгать оешмасы әгъзасы итеп алына. 2015 елның маенда «Громадское телевидение» оешмасының программа советы составына керә. 2015 елның июнендә «Хезмәтләре өчен» дәүләт орденыннан баш тарта. «Стоп цензуре! Граждане за свободные страны» конкурсының жюри составына керә.

2016 елның 8 июлендә АТО штабы матбугат үзәге Украина хәвефсезлек хезмәтеннән Украина Кораллы Көчләренең хәрби объектларын урнаштыру турындагы маглүмәтләрне таратуы өчен хәрби хәрәкәтләр зонасында Анастасия Станко, Константин Реуцкий һәм Юлия Полухинаның аккредитациясен туктатуны сорый. 2016 елның 29 авгусында Станко һәм Реуцкийга аккредитация төзелә.

2020 елның апреленнән — «Громадское телевидение» проектының баш мөхәррир урынбасары . 2020 елның авгусында «Громадское телевидение» проектының берләшкән редакциясен җитәкли.

Фильмнары 2015 елда Анастасия Станко Александр Жеребко белән бергә «Битва за „Октябрь“» фильмында төп рольне башкара. Фильм «86» кинофестивале программасының финалисты була.

Ангелина Карякина белән бергә Евромайдан турында «20 февраля. Излом» һәм «Амнистия» фильмнарын төшерә. «20 февраля. Излом» фильмы Mezhyhirya fest-2016 фестиваленең «профессиональ тикшерү» номинациясендә бүләк ала.

«Тайный изолятор СБУ» фильмы басмасыннан соң Украина территориясендәге яшерен төрмәләр турындагы Анастасия Станконың мәгълүматары «Миротворец» сайты базасына кертелә.

Йогынтысы Станко 2020 елда «Фокус» атналыгы төзегән «Украинаның 100 иң тәэсирле хатын-кызлары» исемлегенә керә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Телепресса фавориты (2014 — өченче урында)Андрій Цаплієнко став володарем премії «Фаворит телепреси – 2014» (+ результати голосування експертів) (укр.). detector.media (22 октября 2014). Дата обращения: 8 марта 2021. Украинаның оборона министрлыгының рәхмәт хаты ( 30 май 2017 ел)Закусило Мар'яна. «Громадське» засуджує цькування Оксани Гаврилюк і Насті Станко: «Ми думаємо над більш системною, організованою реакцією спільноти» (укр.). detector.media (14 июня 2017). Дата обращения: 8 марта 2021. Матбугат азатлыгы өчен журналистларны яклау комитеты премиясе (2018) Халыкара хатын-кыз-медиа-фондыннан журналистикада кыйыулыгы өчен бүләк (2019)Рябоштан Іра. Дві українські журналістки стали лауреатками премії за сміливість у журналістиці (укр.). detector.media (10 июля 2019). Дата обращения: 8 марта 2021.

Шәхси тормышы Беренче ире — Антонюк Владимир. 2020 елның июлендә оператор Илья Безкоровайныйга кияүгә чыга. 2021 елның 1 гыйнварында улы Остап туа.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Скибицкая Юлиана

Төркем:Җәмәгать эшлеклеләре Төркем:Украина журналистлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча журналистлар Төркем:8 август көнне туганнар Төркем:1986 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Страницы с непроверенными переводами