Ландыш Әбүдәрова (ире фамилиясе буенча Фәизова, 1980 елның 12 ноябре) ― «Казан утлары»  журналының җаваплы сәркатибе. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2025 елдан)Котлыйбыз! ТР Язучылар берлеге Вконтакте, 15.09.2025Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде. Татарстан Язучылар берлеге. Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты (2026).

Тәрҗемәи хәле Әбүдәрова Ландыш  Роберт кызы 1980 елның 12 ноябрендә Ландыш Фаезова (Абударова). ВКонтакте Актаныш районы Карт авылында туа.

Татар Суыксуы  урта мәктәбен тәмамлагач,  Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала.

Университетны тәмамлагач, 2003 елда Уфага   күчеп китә. Анда «Кызыл таң» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире  булып эшли.

2010 елда  Казанга  кайтып, хезмәт юлын “Азатлык"  радиосында дәвам итә. «Идел», «Сөембикә» журналларында бүлек мөхәррире вазифаларын башкара.

2019 нчы елның май аеннан  “Казан утлары”  журналының җаваплы сәркатибе.

Әдәби иҗатка студент  елларында ук килә. Республика вакытлы матбугатында журналистик язмалары белән дә, шигырьләре һәм хикәяләре белән дә даими күренеп тора. Аның "Мандариннар", "Октябрь һәм бәләкәй тылсымчы" китаплары чыккан. 15 елга якын иҗат итә.

2020 елда Казан дәүләт университетында  аспирантура тәмамлаган. «Миргазиян Юныс прозасында һәм публицистикасында милли миф» дигән темага фәнни квалификацион хезмәт яклаганРаил Садретдинов. Ландыш Әбүдарова: «Язучылар берлегенә кергәч, язуымны ташламасам ярый инде». Интертат, 13.11.2025.

Китаплары Октябрь һәм бәләкәй тылсымчы. (2019) Мандариннар. (2018) Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 ― Шәйхи Маннур исемендәге премия ― «Умарта» китабы өченМамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы узды. Татар-информ, 18.01.2026

Шәхси тормышы Ире Илдар белән ике кыз тәрбиялиләр: Зөлфия, Әдилә. Сухая Рекада үз йортлары белән яшиләрРузилә Мөхәммәтова. Марат Әхмәтов – язучыларга: «Урагын онытып калдырган уракчы Әминә кебек сөйләшәсез». Интертат, 5.04.2024. Искәрмәләр

Әдәбият "Казан утлары" журналы", №3, 2021ел. Ландыш Әбүдәрова. Әдипләр Сылтамалар

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Азатлык радиосы журналистлары Төркем:Кызыл таң журналистлары Төркем:Казан утлары журналистлары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Шәйхи Маннур премиясе лауреатлары