Сәгыйт Хәйри, Сәгыйт Мәлик улы Хәйруллин (1971 елның 22 августы СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― журналист.

1990-1991 елларда «Азатлык» Татар яшьләре берлеге оешмасының эшчәнлегендә, Татар яшьләре көннәрен үткәрүдә актив катнаша. 1991 елда Казан дәүләт университеты­ның журналистика факультетының икенче курсны тәмамлагач Төркиягә укырга китә. 1998 елдан бирле Әнкарада «Төркия авазы» радиосының та­тар редакциясен җитәкли.

Сылтамалар Төркиядә — татар аһәңе . Руфия Фазылова, "Татарстан" журналы, 03.09.2018 "Халык дөнья хәбәрләрен татарча укырга күнекмәгән". Азатлык радиосы, 8 июнь 2018 Сәгыйть Хәйри: Татар телен күңелегез белән яратсагыз, ул сезнең тормышыгызда ярдәм итәчәк". Татар-Информ.19 Ноябрь 2017 Сәгыйть Хәйри: "Элек гопниклар урамда иде, хәзер хакимияттә" Азатлык Радиосы, 14 май 2024 Искәрмәләр https://www.youtube.com/@sagithayri Төркем:Татар журналистлары