Гөлүсә Закирова - язучы, журналист, 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2026).

Тәрҗемәи хәле 1976 елның 25 маенда Татарстанның Апас районы Кече Болгаер авылында туа. 1993 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Бер үк вакытта республиканың "Сабантуй" газетасындада хезмәт юлын башлый. "Ялкын", "Татарстан" журналларында, "Мәгърифәт" газетасында бүлек мөхәррире булып эшли. "Татарстан – Яңа гасыр" радиосында яңалыклар һәм сәясәт бүлеге мөхәррире, “Нәсел тамгасы”, “Әбүгалисина” кебек тапшырулар авторы, алып баручысы була.

Шигырьләре “Сәләт” оешмасы әзерләгән "Җәйнең җиде төсе" җыентыгында, "Казан утлары", "Идел" журналларында, хикәяләре республиканың "Шәһри Казан", "Ватаным Татарстан", "Сөембикә", "Идел" газета-журналларында дөнья күрә. 2013 елда “Тузганак күзләре” исемле хикәяләр китабы нәшер ителә.

Ул архивлардан авыл тарихларын өйрәнеп, китап итеп бастырып чыгару эше белән дә шөгыльләнә. Алабуга районы Морт авылы, Әлки районы Карга авылы, Арча районы Шушмабаш авылы, Актаныш районы Куян авылы, Саба районы Икшермә тарихларын җыентык итеп туплады.

«Идел» журналында баш мөхәррир урынбасары.

2024 елдан «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе директоры-баш редакторыРузилә Мөхәммәтова. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына яңа баш мөхәррир тәкъдим иттеләр. Татар-информ, 28.06.2024.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 — Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре — мәгълүмат чараларын үстерүдәге хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен Рузилә Мөхәммәтовага «Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре» исеме бирелде. Татар-информ, 7.10.2026 Искәрмәләр

Сылтамалар Гөлүсә Закирова. Өзелеп төшкән алмалар . "Татарстан" журналы

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре